Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Гыйнвар аеннан Татарстанда пенсиянең уртача күләме 1 мең сумга арткан

Эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсиясе 6,3 процентка индексацияләнгән.

Узган елдагы барлык индексацияләрне исәпкә алып, Татарстанда пенсиянең уртача күләме 1 мең сумга арткан. 2021 елның гыйнварында иминият пенсиясе индексацияләнгән.

Бүген Россия Пенсия фондының Татарстан буенча бүлеге идарәчесе урынбасары Елена Полякова социаль челтәрдә оештырылган туры эфир барышында хәбәр иткәнчә, закон нигезендә иминият пенсиясен биш елга (2019-2024) индексацияләү каралган.

«Шуңа бәйле рәвештә, быелның 1 гыйнварыннан эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсиясе 6,3 процентка индексацияләнде. Гыйнвар аенда пенсионерларның күпчелегенә пенсия индексацияне исәпкә алып яңа күләмдә килде», — диде ул.

Моннан тыш, 1 февральдән айлык акчалата түләү — 4,9, ә 1 апрельдән социаль пенсияләр 2,6 процентка индексацияләнәчәк.

Узган елда пенсия белән тәэмин итүгә чыгымнар 250 миллиард сум тәшкил иткән. Картлык буенча иминият пенсиясенең уртача күләме 16 306 сумга җиткән. Татарстанда 1,1 миллионнан артык пенсионер пенсияне тулы күләмдә һәм билгеләнгән вакытта ала.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/society/22-01-2021/gyynvar-aennan-tatarstanda-pensiyane-urtacha-k-l-me-1-me-sumga-artkan-5800908

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев