Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Җиңү аллеясе” булачак

Күлле Киме авылында “Җиңү аллеясе” булдыруга беренче адым ясалды.

Күлле Киме авыл җирлеге башлыгы Хәмит Гәрәев сүзләренә караганда, биредә 155 төп агач утыртканнар. Авыл җирлеге, мәдәният бүлеге һәм мәктәп хезмәткәрләре миләш һәм чыршы агачларын авыл уртасындагы данлыклы тегермән макеты янына, мәдәният бүлеге тирә-ягына урнаштырганнар. Мәгънәсе шул – Бөек Ватан сугышында Күлле Киме авылыннан 155 кеше һәлак булган, шул санда агачлар утыртып алар исемен мәңгеләштерү бу.
– Агач үсентеләрен дә үзебез әзерләдек. Дөресрәге, бездә читтән килеп эшләүчеләр бар – агач үсентеләрен алар таптылар, шулай ук агач утыртасы урыннарны бур белән казып тордылар. Кыскасы, бердәм эш тау күчерә, диләр. Без дә моны бик җиңел башкардык: киләчәктә “Җиңү аллеясе” буларак “балкып” торачак әле авыл үзәге, – ди ул.
Агачлар әллә ни зур түгел, чама белән ярты, бер метрлыларны утыртканнар. Ә шушы көннәрдә үк аларны әйләндереп алырга да телиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев