Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Яңа ел композициясе” дип исемләнгән осталык дәресе үткәрелде

Сибгат Хәким исемендәге Күлле Киме төп гомуми белем мәктәбе укучылары 23 декабрьдә Әтнә үзәк китапханәсендә кунакта булдылар.

Укучыларга “Яңа ел композициясе” дип исемләнгән осталык дәресе үткәрелде. Осталык дәресендә катнашучылар үз куллары белән табигый материаллардан кечкенә генә кышкы могҗиза тудырдылар, үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Дустанә җылы атмосферада осталык дәресе узганы сизелми дә калды. Балалар китапханәче апалары белән аралашудан, иҗат процесыннан бик канәгать калдылар, эшләнмәләрен үзләре белән алдылар. Кичә барышында укучыларны Кыш бабай белән Кар кызы Яңа ел бәйрәме белән котлады һәм бүләкләр тапшырды. Шулай ук катнашучылар Зөһрә Хөснетдинованың “Барысы да хыялдан башлана...” дип исемләнгән рәсем күргәзмәсе белән таныштылар. Укучылар китапханәнең яңа ел фотозонасында фоторәсемгә төштеләр. Яңа ел кәефе бүләк иткән өчен китапханә хезмәткәрләренә зур рәхмәт белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев