Әтнәдә Яңа елдан соң беренче эш атнасы ике көн дәвам итәчәк
Министрлыкта искәртүләренчә, эш булмаган бәйрәм көннәре хезмәткәрнең чираттагы ялына туры килсә, бу көннәр күчерелергә тиеш.
2025 елда беренче эш атнасы нибары ике көн дәвам итәчәк. Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында бәйрәмнәр алдыннан шул хакта искәрттеләр, дип яза Татар-информ.
Бу юлы яллар 11 көн дәвам итәчәк – шимбә, 28 декабрьдә эшләгәннән соң россиялеләр 8 гыйнварга кадәр ял итә.
«Эшкә пәнҗешәмбе, 9 гыйнварда чыгарга туры киләчәк. 2025 елда Яңа ел бәйрәмнәреннән соң беренче эш атнасы нибары ике көн дәвам итәчәк», - диелә ведомствоның телеграм-каналында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев