Яңа Шашыда — «Урам бәйрәме»
Яңа Шашы авылында бик күңелле итеп «Урам бәйрәме» уздырдылар.
Биредә халык, чын мәгънәсендә, рәхәтләнеп ял итте. Авыл халкының да теләп катнашуы бәйрәмнең дәрәҗәсен тагын да арттырды. Әлбәттә, авылның мәдәният йорты җитәкчесе Эльза Нуретдинова һәм Олы Мәңгәр халык театры, шулай ук курчак театры режиссеры Рафис Сәләхетдинов тандемы бик уңышлы булды. Килгән халыкның күңелен ачып, тамаша кылу, төрле уеннар оештырып шуңа тартуны бик оста башкардылар.
Бәйрәмгә «урман кунаклары» да килгән иде. Бу очракта ак аюны һәм панданы күз алдында тотам. Ул гына да түгел, пылау һәм коймак пешереп сыйладылар.
Башта ике командага бүленеп спорт бәйгеләре уздырып ярыштылар. Гадәттә, бәйрәм башланганда халык күп була да, соңыннан тарала. Ә биредә килүчеләр ахырга кадәр булдылар.
Җыр-бию дә көчле булды. Әдилә Хәмидуллина, Рамазан Сәләхетдинов, Рафис үзе дә теләп җырладылар. Кыскасы, бик ошады бәйрәм, башка авыллардан килүчеләр дә бар иде...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев