Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Янгын бернәрсәне дә кызганмый

Арча районының Кәче авылында күп балалы Валиәхмәтовлар гаиләсенең шәхси йортында янгын чыкты.

Янгын сүндерү бү лекчәләре килеп җиткәндә шәхси йорт һәм сарай яна иде инде. Бәхеткә каршы, корбаннарсыз булды. Янгынның сәбәбе – сарайда вакытлыча тоташтырылган электр чыбыгында (удлинитель) кыска ялганыш. Кызганычка каршы, әлеге сәбәп нәтиҗәсендә чыккан бу беренче генә янгын оч рагы түгел. Һәркайсыбыз яхшы белә, ян гыннар кешеләрне бик авыр хәлдә калдыра. Игътибар иткәнегез бардыр, күп ва кыт кешеләр янгын са гына шалтыратырга онытып, еш кына килеп чыккан хәл ләрне телефонга төшереп социаль челтәрләргә янгын сүн дерүчеләрнең ничек озак килүе турында язмалар куя башлый. Гәрчә ярдәм итәргә тиеш булсалар да.

Янгынның сәбәпләре төрле булырга мөмкин. Лә кин янгын вакытында кешеләр исерек хәлдә бул са, янгыннан котылу мөмкинлеге бик аз була. Исерткеч эчемлекләрне ча масыз файдаланмагыз, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәгез, өйдә тәмәке тартмагыз. Электр приборларын караучысыз калдырмагыз. Үз йортларыгызда электр үткәргече торышын күзәтеп барыгыз. Тузган электр үткәргечне яңасына вакытында алыштырыгыз. Бер генә очракта да, электр челтәрен артык тыгызламагыз, бер розеткага берничә көнкүреш приборы тоташтырмагыз. Җылыту мич ләренең һәм төтен юл ләренең һәм төтен юл ларының төзеклеген күзәтеп ба рыгыз. Бик еш кына кешеләр янгын вакытында дө рес карар кабул итә алмый лар, югалып калалар, паникага биреләләр, янган йортларга әйберләр, документлар артыннан керәләр һәм инде кире чыга алмыйлар. Шуңа күрә, мондый оч ракта янган йортларга кермәгез.

Ялкын температу расы бик югары, ә төтен тагын да куркынычрак, кайча гында берике сулыш алу да җитә, кеше аңын югалта, хәле начарлана.

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз! Ут беркемне дә кызганмый. Янгын вакытында 01, 3-3591, 101, 112 номерларына шалтыратыгыз.

Илдар Хәйруллин, Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлегенең дәүләт инспекторы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев