Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

иҗат

Сания Самикова,Яңа Әтнә авылы

Авылымның
шушы урамыннан,
Ялан аяк йөреп
кайтыр идем.
Балачакның
гамьсез вакытларын,
Тагы бер мәртәбә
татыр идем.
Юл кырыендагы
шушы үләннәрдә,
Ятар идем,
зәңгәр күккә карап.
Ак мамыктай ап-ак
болытлардан,
Торыр идем  
авылымны карап.
Без үскәндә
бала тавышыннан,
Шау-гөр килеп
торган урам тынган.
Һәрбер йортта
дүрт-биш бала иде,
Әле хәтта
артыгы да булган.
Илебезнең
төрле почмагында,
Яшәп ята шушы балалар.
Язмыш җиле куды бит
аларны.
Эшле итте зур-зур
калалар.
Кайда гына яшәсәләр дә,
Юк, югалмас
авыл балалары.
Алардан туган
бала-оныклардан,
Урыс ясый яшәгән
калалары.
Безгә газиз булган бу
авылны,
Ул балалар якын
итәр микән?
Гомер үрләренә
менгән чакта,
Менә шундый уйлар
борчый икән.
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев