Яз - күпме наз иңдергән ел фасылы!
Яз! Әллә никадәрле җан иясенә җылылык, яшәү өчен дәрт, күпме наз иңдергән ел фасылы!
Җаны булган һәр нәрсәгә, һәркемгә яшәеш чаткылары сибүче дә ул!
Менә җылы яктан кошлар кайтып, мәрхәмәтле кешеләр тарафыннан булдырылган ояларга оялап, бәби чыгарырлар, җир йөзенә яңадан яңа җан өрелер! Ташып аккан Ашыт буенда салмак кына йөзгән аккошларны күреп, янәдән бер яшисе килер! Яшисе килү генә аз, шуннан узу өчен сәбәпләр эзлисе килер!
Агачлар йомшак песиләрен бүрттереп, нәни генә яңа бөреләрдән яфраклар шытар! Килер ул, назлы яз! Тынычлыклары белән, яхшы хәбәрләре белән генә килсен иде, берүк! Сабыйларыбыз өчен куанычлы язлар булсын! Ышанычлар, өметләр аклансын! Кысыр хәсрәтләр онытылып, чынбарлыктагы җан ярасы булган борчулар узсын! Килсен генә! Тынычлыгы белән, иминлеге белән!
Дусым мәдәният йортында балалар яз темасына рәсемнәр ясадылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев