Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Җиңүчеләрне котлыйбыз

“Әтнә таңы”на языл һәм бүләк от” дип исемләнгән бәйгегә нәтиҗә ясалды.

Алдан хәбәр иткәнебезчә, 4 апрельдән 14 апрельгә кадәр ункөнлек узды. Әлеге чорда “Әтнә таңы” газетасына язылучылар арасында – шикәр комы, аш тозы һәм он уйнатабыз, дип язган идек. Менә нәтиҗә дә ясалды. Аларны атаганчы, “Әтнә таңы” газетасына язылучыларга, бәйгедә катнашучыларга ихлас рәхмәтебезне җиткерәбез. Безнең белән калуыгыз өчен рәхмәт сезгә. Мондый бәйгеләр алга таба да дәвам итәчәк. Кабат ункөнлек уздыру күздә тотыла. Шартлары турында тагын хәбәр итәрбез.

Бәйге җиңүчеләре исемлеге: Олы Әтнә авылыннан Таһир Габидуллин, Вәсилә Шәяхмәтова, Рәмзия Шакирова, Рәшит Гәрәев, Шәкәнәч авылыннан Шәйхетдинов, Күәм авылыннан Илдус Нәҗмиев, Фәния Бариева. Җиңүчеләрне котлыйбыз.

Таһир абыйның җәмәгате Илсия ханым иң беренчеләрдән булып керткән иде квитанция күчермәсен. “Нинди генә бәйгедә катнашсам да, лотерея алсам да әйбер чыкмый калмый миңа. Бу юлы да үземне сынап карыйсым килде. Хак икән”, – дип елмайды ул. Бер нишләп тә булмый шул. Гел бүләк откан бер газета укучыбыз: “Әтнә таңы” газетасына язылмый калганым юк. Тик квитанция күчермәсен инде җибәрергә оялам. Чөнки бүләк гел миңа чыга. Башкалар отсын”, – дигән иде.

*Бәйгене “ТАТМЕДИА” АҖ “Әтнә таңы” газетасы редакциясе үткәрде. 12+

 Бәйгеләребездә катнашыгыз. “Әтнә таңы” газетасына язылыгыз. Чираттагы бәйге шартлары белән танышыгыз. “ТАТМЕДИА” АҖ чираттагы бәйгене игълан итә. Ике кешелек Бәкер шифаханәсенә юллама һәм төрле бүләкләр уйнатыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев