Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

ИГЪТИБАР – юлларда олы яшьтәгеләр!

Юлларда иң зур куркыныч балаларга яный дип еш кисәтәбез. Еш кына өлкәннәр дә бу яктан чарасыз. Ни өчен шулай соң?

Олы кешеләрнең  иң беренче чиратта күрү һәм ишетү сәләте начарлана. Алар якын­лашып килүче транспорт тавышын ишетмиләр. Юл кырыеннан барганда яи­сә юл аша чыкканда күрү сә­ләте начар булу сәбәпле, бу катлам еш кына тән җә­рә­хәтләре ала яки үлеп тә ки­тәргә мөмкин.
Өлкән яшьтәге кешеләр юл­ларда кайчак югалып та калалар. Физик яктан көч­ләре җитмәү дә юлда дөрес хәрәкәт итүгә комачаулык итәргә мөмкин. Шунысы да бар, өлкән яшь­тә­геләр еш кына заманча шартларда яңалыкка бик озак ия­ләшәләр. Үзләрен сак­лау өчен, өл­кән кешеләр та­рафыннан тү­бәндәге ка­гый­дәләр үтә­лергә тиеш:
* Юлны бары тик җә­яү­леләр кичүе буенча гына узарга кирәк.
* Җәяүлеләр кичүе алдыннан  адымны тизләтергә, юл аркылы чыгарга ашыгырга кирәкми. Шул ук вакытта транспортның торышын һәм хәрәкәтен игътибар белән күзәтеп торырга кирәк.
* Тәүлекнең караңгы вакытында яки күрмәү шартларында юлда йөргән вакытта киемдә яктылык кайтаручы элементлар кулланырга кирәк.
* Тротуарда ашыкмыйча йөрергә киңәш ителә, моның өчен вакыт җитәрлек булсын  дип, өйдән алдан чыгарга кирәк.
Машина йөртүчеләр өчен киңәшләр:
* Өлкән кешеләр еш кына игътибарсыз була­лар. Шуңа күрә, алар ав­то­мобильнең сигналын ишеткәндә, югалып калырга һәм артка борылырга мөмкиннәр. Шуңа да олыларга карата игътибарлы булырга кирәк.
• Автомобильнең тавыш сигналына кеше ут яктысына караганда биш-җиде тапкыр тизрәк реакция ясый. Әмма өлкән яшьтәге кешеләр кагыйдә буларак, ишетми калырга да мөмкиннәр. Шуңа да тизлекне киметү зарур.
Алсу Сафиуллина,  Әтнә-Биектау районнары буенча юл куркынычсызлыгы хезмәткәре бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев