Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Иммунолог «омикрон» белән госпитализацияләү очракларының ике тапкыр кимүен әйтте

Белгеч сүзләренчә, госпитализацияләүнең кимүе авырган яки вакцина алган кешеләрнең чирләвенә бәйле — иммунитет авыруның авыр формасын булдырмый.

Коронавирусның омикрон-штаммы таралган илләрдә госпитализацияләү саны «дельта»га караганда ике тапкырга диярлек кимегән. Бу хакта иммунолог, медицина фәннәре кандидаты Николай Крючков URA.RU белән әңгәмә вакытында сөйләде.

«Британия, Дания һәм Америка галимнәренең соңгы мәгълүматлары буенча, „омикрон“ госпитализацияләү куркынычын киметкән. „Дельта" га караганда 1,6 дан 1,8 гә кадәр кимрәк», — дип билгеләп үтте Крючков.

Аның сүзләренә караганда, госпитализацияләүнең кимүе авырган яки вакцина алган кешеләрнең чирләвенә бәйле — иммунитет авыруның авыр формасын булдырмый.

Крючков шулай ук вазгыять үзгәрергә дә мөмкин, чөнки хәзер яшьләр ешрак чирли, диде.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/29-12-2021/immunolog-omikron-bel-n-gospitalizatsiyal-ochraklaryny-ike-tapkyr-kim-en-ytte-5846201

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев