Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Иң яхшы бүләк — үз кулларың белән ясалганы

8 Март — Язның матур һәм шатлыклы тәүге бәйрәме.

Халыкара хатын-кызлар көне якынлашканда барыбыз да уйлана башлыйбыз — якыннарыбызга кирәкле дә, файдалы да нинди бүләк алырга? Ә бу бәйрәмне, билгеле инде, букетлардан башка күз алдына да китереп булмый. Әлбәттә инде иң яхшы бүләк — үз кулларың белән ясалган бүләк.
Әлеге уңайдан Әтнә үзәк китапханәсендә «Әниемә бүләк» осталык дәресе оештырылды. Укучылыр үз куллары белән кадерле кешеләренә күзнең явын алырлык, матур конфет букетлары ясадылар.
Чара барышында кызлар 8 Март бәйрәме тарихы турында белделәр, «Җиһанның асыл затлары» дигән китап күргәзмәсе белән таныштылар, газиз әниләргә багышланган шигырьләр укыдылар, үзенчәлекле букет ясау серләренә төшенделәр.
Балаларның йөрәк җылысын, ярату хисен кушып башкарган әлеге эшләре әниләренә иң кадерле бүләк булачагына шигебез юк. Шөгыль һәркемгә яхшы кәеф бүләк итте һәм ул әле бик озак хәтерләрдә сакланачак дип ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев