Әтнә таңы

Инстачы Алсу Фазлыевага: «Комментарийларга дәшми калсагыз яхшырак»

Җырчы үз сәхифәсенә улы белән энесенең фотосын куйган.

Җырчы Алсу Фазлыева инстачылар игътибарына улы белән үзенең бертуган энесе төшкән фотоны куйган һәм: «Охшаганнармы?» - дип кызыксынган.

Җырчының виртуаль дуслары ике төркемгә бүленгән. Бер төркемдәгеләр охшаган дисә, икенчесендәгеләр: «Улың үзеңә охшаган», - дип язган.

Реклама

«Бүтән күрсәтер әйберең беттеме әллә?» — дип комментарий язучыга җырчы: «Көнчелек кешене үтерә. Әле мин бик күрсәтмим дә, йөрәгегез түзмәс. Шуңа күрә сәламәтлегегезне бетереп, безне карап утырмагыз, апа, җаным. Сәламәтлек һәм бәхет телим», - дип җавап та биргән.

«Комментарийларга каршы дәшмәсәгез, сез тагын да күркәм булыр идегез. Дәшми калсагыз яхшырак», - дип язучы инстачы белән «сез хаклы» дип килешкән җырчы. 

Чыганак: https://intertat.tatar/news/social/23-10-2020/instachy-alsu-fazlyevaga-kommentariylarga-d-shmi-kalsagyz-yahshyrak-5780554

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: