Ирек Мөхәммәтшин котлый
Ирек Мөхәммәтшин, Яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе
Гасырлар буенча хатын-кызның гүзәл һәм серле образы меңәрләгән иҗади чагылыш тапкан. Ләкин барыбер нидер әйтелми, нидер сурәтләнми кала кебек тоела. Бу мәңге шулай булыр, чөнки сезнен гүзәллекнең һәм камиллекнең чиге юк. Әлбәттә, яшьләр арасында, аеруча спорт белән шөгыльләнсәләр, бу аеруча ачык чагыла. Әлеге гүзәл бәйрәм көнендә безнең ихлас котлауларыбызны кабул итеп, саулык-сәламәтлектә, тазалык-тынычлыкта, куанып, шатланып яшәгез. Иң күркәм тантаналарның берсе – Халыкара хатын-кызлар көне белән чын күңелдән тәбрик итәбез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев