Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Иртәгәге көн белән яшик!”

“Ашыт”тагы актлар залында районда булып узган террорчылыкка каршы комиссия эшен йомгаклау узды.

Соңгы арада гына өченче тапкыр тикшерделәр безне. Биредә аерым бер өлкәне тикшергән һәр комиссия әгъзасы чыгыш ясады. Әйтергә кирәк, Казаннан килгән террорчылыкка каршы комиссия (АТК)да төп юнәлеш – кимчелекләрне күрсәтү, җитәкчесе Павел Арсентьев әйтмешли, шул нигездә кимчелекләрне бетереп тулы әзерлеккә ирешү. Шуңа күрә, кимчелекләр күп дип гаҗәпләнергә кирәкми. Әнә бит: “Әтнә районы – чагыштырмача тыныч санала. Әмма тынычланырга ярамый. Террорчылыкка каршы көрәш, профилактик чаралар һәрдаим барырга тиеш”, – дип ассызыкладылар.

Комиссия әгъзасы, АТК аппараты вәкиле Артур Мирзин сүзләре белән әйтсәк:

  • Бүгенге көн белән түгел, иртәгәге белән яшәү кирәк. Югыйсә, инде соң дигән сүз. Районда стабиль рәвештә тыныч икән, берсүзсез, бу бөтен команда тырышлыгы нәтиҗәсе.

Террорчылыкка каршы комплекс планлы эш оештыруны тикшергәндә дә кимчелекләр табылган. Шунда ук районның мәгълүмати террорчылык эшчәнлегенә каршы эшләүчеләр белән дә әңгәмә уздырып алдылар. Чөнки, АТК җитәкчесе әйтмешли, “Монысы да – авырткан тема”: районда радикаль юнәлештәге сайтларга керүчеләр дә бар икән. Шуңа күрә, беренче чиратта, яшьләр белән эшчәнлекне көчәйтергә кирәк, дип саныйлар АТК әгъзалары. Бу уңайдан районда нибары 1 психолог кына булуга ризасызлык белдерделәр. Чөнки, бу өлкәдә психолог эшчәнлеге бик мөһим.

Ә менә Хисап палатасының баш инспекторы Рамил Вафин дотацион районда бөтен эшнең дә финанс белән тәэмин ителүгә бәйле булуын билгеләде. “Росгвардия” вәкиле Марат Галиәхмәтов әйтүенчә, сәүдә үзәкләренә шартлаткыч матдә муляжлары куеп та тикшергәннәр. Шунысын да билгеләде, бу эш киләчәктә дә дәвам итәчәк.

Мәгариф, яшьләр эше, спорт өлкәләрен тикшергәндә дә кимчелекләр табылган. Мәгълүмати юнәлешне, ягъни, безнең газета эшчәнлеген тикшерү нәтиҗәләре буенча, АТК әгъзаларыннан газетада берәр мәкалә чыгаруны таләп итәргә кирәк дигән фикер дә яңгырады.

Соңыннан район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Каюмов чыгыш ясады. Кабат булачак контроль тикшерүгә кадәр, булган кимчелекләрне бетерергә өндәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев