Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ишетми калмагыз

Балык сусыз яши алмаган шикелле, кеше дә телсез яши алмый. Шуңа күрә тормышта, гаиләдә, мәктәптә иң мөһиме – тел өйрәнү.

Ни кызганыч, бүгенге көндә еш кына шундый сорау ишетәбез: балаларга туган телне өйрәнү һәм белү нигә кирәк? Татар теле кирәкми, чөнки ул бернинди файда китерми. Нигә өйрәнергә, әгәр ул югары уку йортына, көллиятләргә керергә дә ярдәм итми? Уйлана калсаң, дөрес сүзләр дә кебек.

Тик тумыштан сукыр ке­шегә күкнең зәң­гәрле­ген, үләннең яшеллеген, диңгезнең киңлеген аңлатуы авыр булган кебек, тормышта да сүз белән аңлата алмаслык нәрсәләр була. Без аларны җан һәм йөрәк белән сизәбез. Без, әти-әниебезне, үзебезнең балаларыбызны ни өчен яратабыз? Берни өчен дә түгел! Алар безнең якыннарыбыз, туганнарыбыз. Ә үзебезнең телебезне без ничек атыйбыз? Әйе, туган тел! Телебез дә “әннә”, “әттә” сүзләре белән ачыла.

Бүгенге гамәлгә ашырыласы проектта сүз татар теле һәм әдәбияты турын­да гына бармый. Ә милләтне, ха­­лыкны, гореф-гадәтләрне сак­лап калу турында бара. Чөнки туган тел – белемне һәм тормыш тәҗ­рибәсен сак­лаучы. Телдә безнең та­рихыбыз. Аңарда акыл, хис-тойгыларыбыз, күп гасырлар, еллар буена ки­чергәннәребез, тормыш тәҗ­рибә­се, акылыбыз саклана.

Үз телеңне белмәү караң­гыда бару белән бер. Ә кеше юлы, без беләбез, эскә­­мияле, шома, туры юл тү­гел... Тел булмаса – нәсел юк, нәсел бул­маса – гореф маса – гореф-га­дәт­лә­ребез, милли тамырларыбыз югалачак.

“Милләтемнең татар баласы мин” дип исемләнгән проект кысаларында балалар арасында шигырь бәйгесе башлап җибәрәбез. Яшь чикләвенә килгәндә: теле ачылган һәр баладан башлап, 18 яшькә кадәр теләге булган һәркем катнаша ала. Шигырьләрне видеоязма аша “Әтнә таңы” газетасының atnatani@ mail.ru электрон адресына, ВКонтакте челтәренә яки 89393402057 ватсап номерына юлларга мөмкин.

Бәйге 24 июньнән 31 июльгә кадәр дәвам итә. 0+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев