Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Җитәкчеләргә сорау бир

16 мартта җитәкчеләргә сорау бирергә мөмкинлек булачак.

16 мартта 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы җитәкчелеге вәкиленең гражданнарны бергәләп кабул итүе була. Әлеге вакыт аралыгында үзеңне борчыган сорауларга җаваплар алырга мөмкин булачак.
Шулай ук республиканың муниципаль районнарында яшәүчеләрдән «Skype» программасына республиканың муниципаль берәмлекләрендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчеләрен кабул итү бүлмәләренә турыдан-туры тоташтыру юлы белән үз сорауларын бирү мөмкинлеге булачак.

Медицина мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итәргә теләүчеләргә алдан (843) 236-41-80 телефоны аша язылырга һәм билгеләнгән вакытка вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесен кабул итү бүлмәсенә яисә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратына килергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев