Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Итле запеканка

КИРӘК: 500 г. иттарткычтан чыгарылган ит, 1 кило чамасы бәрәңге, 3 зур баш суган, 200 г. шампиньон гөмбәсе (аны салмасаң да була), 1 йомырка, сыр.

ӘЗЕРЛӘҮ: Бәрәңгене әрчеп, тозлы суда пешереп алабыз һәм үз суында төябез, бик сыек булмасын. Суганны ваклап турыйбыз яртысын ит белән кыздырып алабыз, ә калган яртысын туралган гөмбә белән кыздырып алабыз. Гөмбәле суганны бәрәңгегә кушып болгатабыз. Запеканканы "җыя" башлыйбыз. Аска - бәрәңгенең яртысын тыгызлабрак, аннан итне, аннары тагын бәрәңге җәябез. Араларына үзегез теләгәнчә тоз сибәргә дә онытмагыз. Запеканканың өстенә яхшылап тугланган йомырка сыларга һәм сыр уарга, сырның күләме үзегез теләгәнчә, күбрәк булса, әлбәттә тәмлерәк инде. 180 градуслы газ мичендә якынча 30-40 минут пешә.

Автор Рәфиә Шәмсетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев