Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кәҗә карагын тотканнар

Берьюлы бер танышым белән татар хатынкызларының сабырлыгы, акыллылыгы турында сөйләшеп киттек.

Шул вакыт ул авылларында булган бер кызыклы вакыйганы исенә төшереп сөйләде.

...Сугыштан соңгы еллар. Авылда тормыш үз җае белән бара. Тол калган Гөләндәм дә сынатырга теләми, колхозның бөтен эшендә дә алдынгыларның берсе була.

Зифа буйлы, баскан җирдән ут чыгарырга торган Гөләндәмгә күз төшерүчеләр дә юк түгел. Бигрәк тә үткән-барган саен, мактау сүзләре яудырып торган, ач күзле Шаһидулла тәмам туйдырды. Җитмәсә беркөнне:

– Гөләндәм, синнән дә матур кеше юк. Күз дә алып булмый үзеңнән. Әллә кич килимме, – дип сорап куя.

Күптәннән үзен акылга утыртырга уйлаган Гөләндәм өчен җае да чыгып тора түгелме соң?

– Ярый Шаһидуллла, кил, – ди ул.

Шулай дип әйтте әйтүен, тик оялыр килмәс, дип уйлый күңеле белән Гөләндәм. Тик майлы калҗага күзе төшкән Шаһидуллага шул сүз җитә кала. Караңгы төшүгә Гөләндәмнең ишеген кага.

– Килдеңме, Шаһидулла. Өйдә күрше кызлары бар иде бит әле. Сарайга гына кереп тор, мин озакламый чыгам, – дип, кәҗә торган сарайга Шаһидулланы кертә дә, ишекне бикләп тә куя.

Өйгә кергәч, күршеләр белән чәйләр эчелә, хәйран гына вакыт уза. Күрше кызы урамга клубка чыгасым бар, дип китәргә ашыга башлый. Шулвакыт Гөләндәм: –

Балалар урамга чыгып киткәнче кәҗәгә су эчертеп алыгыз әле, – дип чиләк белән су тоттыра. Үзе өйдә кала.

Ә сарай ишеген ачып җибәрүгә, караңгы, суыкта хәйран утырып торган Шаһидулла абына-сөртенә килеп чыга. Кәҗәгә су эчерергә уйлаган күрше кызлары: “Кәҗәне урларга кергәннәр”, – дип Шаһидулланы кабат, этеп-төртеп сарайга кертәләр дә ишекне шапылдатып ябып куялар. Кычкыра-кычкыра Гөләндәмне өйдән чакырып чыгаралар. Эшнең нәрсәдә икәнен аңлаган хатын, шыпырт кына Шаһидулланы өенә озата.

Шаһидулла өчен гомерлек сабак була бу. Үз гомерендә Гөләндәмгә якын килү генә түгел, сүз дә дәшми торган була.

Авылда да әлеге хәлне озак еллар уен-көлке белән искә ала торган булалар. Соңыннан танышым, үзенең сөйләвен:

– Күрәсеңме, татар хатыны нинди акыллы, башлы булган. Кеше янында өздереп, Юк, дип тә әйтмәгән. Хәйлә белән чыгу юлын да тапкан, – диде.

Автордан. Исемнәр үзгәртелеп бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев