Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кадерле район халкы!

Хөрмәтле якташлар һәм районыбыз кунаклары!

Кадерле район халкы!
Хөрмәтле якташлар һәм районыбыз кунаклары!
Сезне ихлас күңелдән якынлашучы 
Яңа 2025 ел белән котлыйм!
Әлеге матур гаилә бәйрәме һәрберебезгә бәхет, шатлык, саулык-сәламәтлек алып килсен!
Районыбыз барлык мөһим тармакларны яхшы нәтиҗәләр белән тәмамлый.

Икътисадыбыз тотрыклы үсештә, бу барлык социаль программаларның үтәлешен тәэмин итәргә мөмкинлек бирә. Игенчеләребезнең мул уңыш җыеп алуы, терлекчелектә эшләүчеләрнең сөт һәм ит җитештерү күләмен көннән-көн арттыруы районыбыз хезмәтчәннәренең илебез үсешенә керткән зур хезмәт бүләге.

2024 елны бер баш сыерга булган еллык тулай сөт савымы 10079 кг, тулай алсак, авыл хуҗалыгы җирләренең бер гектарына карата 2124 кг сөт җитештердек. Бүгенге көндә көнлек тулай савым күләме 339 тоннага җитте. 2024 елда җыеп алган игеннең тулай күләме 59446 тонна, бер гектардан уртача 34,3 центнер тәшкил итте.
Узып баручы ел әһәмиятле вакыйгаларга бай булды. Махсус дәүләт программаларын, милли проектларны гамәлгә ашыру, капиталь ремонтларны, авылларда “Заманча шәһәр мохитен формалаштыру” максатыннан Олы Әтнәдә балалар бакчасында, Әтнә татар дәүләт драма театрында капиталь ремонт узды, яңа хакимият бинасы сафка басты, Күәм авылында парк төзү дәвам итте.

Күп кенә өлкәләрдә Татарстанда гына түгел, Рәсәйкүләм уңышларга ирештек.
Узып баручы елның уңышлары яңа казаныш­лар өчен ышанычлы нигез булсын иде.

Яңа 2025 елда шатлыклы очрашулар, бәхетле елмаюлар, куанычлы мизгелләр күп булсын! Махсус хәрби операциядә катнашкан ир-егетләребезгә исән-имин якыннары янына кайтырга насыйп булсын. Елан елы бары тик куанычлар гына алып килсен, гаи­лә­ләребездә иминлек булсын иде. Һәркайсыгызга күңел тынычлы­гы телим.
Яңа ел мөбарәк булсын!
Габделәхәт Хәкимов,                                                                                                                                       
Әтнә районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев