Әтнә таңы

Каенсар серләре

Галия Минһаҗева, Олы Әтнә урта мәктәбе укытучысы

Территориясе буенча әллә ни зур да түгел ул. Махсус утыртылганмы, электән калган зур бер урманның өлешеме – билгесез.
Бүген бу урманны “Чулпан” ял һәм сәламәтләндерү лагере урнашкан җир, Әтнә районының Сабантуен үткәрү урыны буларак беләләр дисәм, ялгышмам. Ә шулай да Каенсар урманы белән бәйле истәлекләр өлкәннәр күңелендә дә, архив материалларында да саклана.  
Әбием Бибиһәдиянең (1895-1987) кайчандыр (революциягә кадәр) бу урманда Мәңгәр баеның дачасы булуы турында сөйләгәнен хәтерлим. Тик, кызганыч, кем булган ул бай, ни атлы – хәзер инде билгесез.
Элеккеге “Чулпан” колхозы рәисе, РСФСРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре  Наил абый Сабиров та, истәлеге белән уртаклашып, Каенсар урманында сугышка кадәр үк балалар лагере эшләгәнен әйтә. “Сугыш башланган елны минем 1927 елгы олы апам Равилә анда ял итә иде. “Сабан туена баргач, аның янына да керербез”, – дип, әти мине ышандырып, кичтән Каенсар урманын һәм андагыларны күрү хыялы белән йокларга яткан идек. Ул хыял тормышка ашмады. Иртән әти: “Улым, сугыш башланган, сабан туе да булмый, мин апаеңны гына барып алып кайтам”, – дип, аны ат белән алырга китте...” – дип язды ул “Әтнә таңы” битләрендә.
Шулай ук Олы Мәңгәр авылында яшәүче, бүгенге көндә лаеклы ялда булган укытучы Илсур Шакиров та безгә түбәндәгеләрне сөйләде:
– Пионер лагере Каенсар урманының Иске Мәңгәргә карап торган ягында урнашкан. Аның бер этажлы өч бинасы булган. Бу пионерлагерь сугышка кадәр эшләгән, сугыш вакытларында туктап торган. Сугыштан соң да 1957 елларга кадәр эшләгән. Анда Әтнә мәктәбе укытучылары төшеп, директор, вожатый булып эшләгәннәр. Пионерлагерь эшләүдән туктагач, аның биналарын Әтнәгә күчереп, Пионерлар Йорты оештырдылар.  
Наил абый Сабиров 1954-1960 елларда район комсомол оешмасында эшли. Райкомолда эшләгәндә соңгы өч елында Каенсар урманында, Иске Мәңгәр ягында, 1938 елларда төзелгән “Балалар санаториясе” (балалар шифаханәсе;  документларда – санаторий, шуңа алга таба бөтен җирдә шул сүз кулланылачак) бинасында  лагерьны эшләтүләрен әйтә. Аның сүзләре буенча, санаторий 1954 елда ябылган, ә ул “Чулпан” колхозы рәисе булып эшли башлагач, анда лагерь эшләтү дә туктатыла һәм бина Пионерлар Йорты итеп күчерелеп салына.  
Олы Әтнә авылында яшәүче ветеран-укытучы Садыйкова Рита сугыш елларында Каенсар урманында урнашкан балалар санаториясендә ял иткәнен хәтерли.

Реклама

Әнисе Гадилә апа гос­питальдә яткан тормыш иптәше Сабир янына олы кызы Луиза белән чыгып китә, ә кечкенәсен санаториягә урнаштыра. “Бик сагынсаң, авылга кайтырсың, башта урманны чыгарсың, аннары туры юл белән – Әтнәгә”, – дигән кебек хәтерли Рита апа әнисенең сүзләрен. Кызга ул вакытта 4 яшьләр тирәсе генә. Әнисенең сүзен истә тотып, кача кыз. Урманны чыгып, авыл ягына таба баручы юлга борылганда тотып ала үзен Иске Мәңгәр авылыннан булган тәрбияче апа.  
Билгеле, яше кечкенә булганлыктан, Рита апа андагы мохитне дә, башкасын да истә калдырмаган. Тик менә өч кешенең ис­тә­лекләрен бергә туплап караганда, төгәлсезлек кебегрәк килеп чыга шул: лагерь һәм санаторий икесе ике оешмамы, берүк вакытта икесе дә эшләгәнме, берүк биналарны биләгәннәрме? Лагерь булганлыкны дәлилләүче документлар, минемчә, мәгариф белән бәйле архивларда юк түгелдер. Ә менә санаторий документлары, дөрестән дә, сәламәтлек белән бәйле архивларда бар икән. Һәм бу эшемдә мин аларны мөмкин булганча кулланырга тырыштым. Архив документлары белән миңа район шифаханәсенең архивариусы Шаһиева Гөлнара Таһир кызы ярдәм итте.
Кулга эләккән материаллардан күренгәнчә, Әтнә район советы башкарма комитеты (документларда исемнәре төрлечә: Әтнә башкарма комитеты, хезмәт ияләренең Әтнә район Советы башкарма комитеты), ВЛКСМ райкомы   санаторий эшен гел күз уңында тота. Архив материал­лары утырыш протоколлары яки карарлары, шулай ук санаториянең Сәламәтлек саклау Министр­лыгына биргән отчетларыннан тора. Кызганыч, булган документлардан санаториянең эшли башлаган вакытын белеп булмады. Ә шулай да кызык кына материалларга тап булдык.
Белешмә
Учреждениянең тулы исеме – Әтнә районы балалар санаториясе,  район бюджетында торган оешма, Әтнә райздравына карый, 2 яшьтән алып өч ярым яшьлекләр өчен. Ул ел әйләнәсе эшләгән, балалар монда 2 ай торган. Балаларны группа белән туплап, сәламәтлек турында справка  һәм туу турында таныклык нигезендә кабул иткәннәр.
Күп кенә отчетларда 20,5 берәмлек штат барлыгы күренә. Санаториядә эшләүче хезмәткәрләр исемлегеннән күренгәнчә (елы билгесез), 21 кеше бу штатны бүлгән. Алар арасында мөдир, 2 шәфкать туташы, 2 тәрбияче, 1 кастелянша, 7 санитарка, 1 кухарка, 3 прачка (кер юучы), 2 каравылчы бар. Отчетлар 1943, 1946 (квартал, яртыеллык һәм еллык), 1947, 1952 еллар өчен бирелгән. Барлык отчетларда да медицина кабинетлары (бальнео-физиотерапевтический, лечебный массаж, аэросолярий, кабинет и площадка лечебной физкультуры, рентгеновский кабинет, ингаляторий, зубоврачебный, кардиокабинет, клинико-диагностическая лаборатория) юклыгы күрсәтелә. Ә менә 1947 елда бирелгән отчетта ингаляция кабинеты булдырылып, анда 4 урын (койка), 1952 елда  5 урын (койка) барлыгын күреп була.
Әтнә районы башкарма комитеты утырышларында районда сәламәтлек саклау эшенең  торышы тикшерелә. Әйтик, шундый утырыш  сугыш башланыр елны,  1941 елның 27 маенда була. Районда халык сәламәтлеген сак­лау эше турындагы башкарма комитетының 5.11.1940 ел карарының үтәлеше турында сәламәтлек саклау бүлеге мөдире Актамакова доклады тыңланыла. Докладтан чыгып, бик күп кимчелекләр күрсәтелә. Балалар санаториясенә кагылганнары: бюджетта каралганнан суммаларны артык тотуга юл куелган; һәр бала башына 5 сум каралган булса да, һәр балага  6 сум 34 тиен тотып барып, 3 ай эчендә 3052 сум перерасход ясалган; колхозлардан 4311 сумлык продукция алынып, боларга акча түләнмәгән. Шуңа да башкарма комитет утырышы карарының 5 пунктында санаторий мөдире Әхмәтшиннең бюджетта каралган суммаларны тотуы турында җавапсызлыкларын тикшереп, тиешле чара күрү өчен финанс бүлеге мөдире иптәш Галиевка кушарга диелә.
Сугыш елларында да санаторий эшен туктатмаган. 15.11.1943 датасы куелган документтан күренгәнчә, санаторий хезмәткәрләре 1 га җирдән 4 тонна бәрәңге уңышы ала; 30 сутый борчак чәчеп, 80 кг уңыш җыялар; шулай ук 4 центнер кәбестә, 2 (?) Памир (?) алына. 1943 елгы отчетта санаториядә хезмәткәрләргә кытлык булган, күрәсең. 20,5 берәмлек штаты 18,5 берәмлек белән генә тулыландырылган: 5 шәфкать туташы урынына өчәү эшли. Шулай да 0,5 штатта врач, 6 штатта кече персонал бар.
Берничә урында санаторий мөдире Нәбиуллина М. икәне күзгә чалына. Аның сугыш елларында эшләвенә бер дәлил – Заврайздравтан бирелгән документ. Документ 1944 елның 4 январендә язылган: “Моның белән район сәламәтлек сак­лау бүлеге күрсәтә. Санатория атының соңгы вакытта арганлыгы, йөрмәү күренешләре бар. Ат күп вакыт юк-бар нәрсәләр өчен дә иртәдән кичкә кадәр Әтнәдә тора. Шуның өчен Әтнәгә икмәк һәм башка вак-төяк эшләргә Әтнәгә килгәндә ат белән керүдән тыярга. Атны ял иттереп, азлап булса да утын кайтарту эшен җайга салырга куша”. [4]
1946 елның 10 октябрендә бирелгән отчетта баш табиб булып Бардова (фамилия кулдан язылган, аңлаешсызрак булганлыктан, төгәлсез булуы бар) Нина Михайловна эшләгәне языла (эшли башлаган датасы шулай ук аңлаешсыз: 15.12.194..). Шул ук отчетта санаторий урман эчендә урнашканлыгы, территориясе 1,5 га биләгәне, яктылыкның начар булуы, керосин җитмәве, йокы бүлмәсендә 1 балага 5 кв.м урын булуы күрсәтелә. Барлыгы 35 балага җитәрлек карават куелган. 1947 елгы январь ае отчетыннан күренгәнчә, са­наториягә елга 218000 сум акча бирелгән, кассовый расход 8936 сум 18 тиенне тәшкил иткән, фактик расход – 17017,25. Акчалар хезмәт хакы түләүгә, хуҗалык товарлары алуга, командировочныйларга, ашауга, медикаментлар һәи инвентарь алуга тотылган.
(Дәвамы бар).

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: