Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Каенсар серләре (ахыры)

Галия Минһаҗева, Олы Әтнә урта мәктәбе укытучысы

Әтнә район советы башкарма комитеты карарыннан (06.10.1946): ремонт эшләрен 15 октябрьгә төгәлләргә.
Шулай ук хезмәт ияләре де­путатларының Әтнә район Советы башкарма комитеты 1950 елның 6 октябрендә райондагы балалар учреждениеләренең кышка хәзерлеген тикшерә. «Балалар санаториясенең “ягулык белән тәэмин ителеше канәгатьлектән ерак тора. Кирәкле 280 кубометр утынның 50 кубометры гына кайтартылган”. [4] Карарда мөдир Нәҗмиевага кирәкле ремонтны 25 октябрьгә кадәр үтәүне мәҗбүр итәргә, кирәкле яшелчә һәм бәрәңгене кышкы сезон өчен 10 октябрьгә оештырып бетерергә диелә.
Нәҗмиева Таһирә мөдирлек иткән вакытка караган тагын бер документ – санаториядә эшләүчеләр исемлеге. Бу юлы штатта 19 кеше. Алдагы исемлектән аермалы буларак, күп кенә фамилияләр янына исемнәр дә язылган, шулай ук һәр хезмәткәрнең туган елы, кайсы авылдан булуы, ВЛКСМ члены булу-булмавы, кем булып һәм ничәнче елдан эшләве күренә. 1925 елгы, ВЛКСМ члены врач Таһирә Нәҗмиева санаториядә 1949 елдан эшли. Комсомолда 14 яшьтән 28 яшькәчә булуны истә тотканда, бу кыз бала нибары 25 яшьләр тирәсендә булган икән дигән фикер туа. Исемлектә 17 хатын-кыз, 2 ир-ат. Ир-атлар завхоз һәм конюх штатында, хәтта кучер булып та Иске Мәңгәрдән 1925 елгы Гарипова Рәбига эшли. Араларында ул вакытка иң өлкән кеше Иске Мәңгәрдән прачка булып эшләүче Гаптрахманова С. (1898 елгы). Исемлектә 8 комсомол члены; санаториядә иң озак эшләүчеләр (1937 елдан) Иске Мәңгәрдән Сафина Камилә – кастелянша, Күң­гәрдән Мөхәммәтҗанова – санитарка. Бу документ 1937 ел­да санаториянең барлыгына бер дәлил.  
Санаториядәге хәлнең торышы ВЛКСМ бюросында да карала (документның датасы юк, 1950 еллар булырга мөмкин).  Шундый утырыш­ларның берсендә Нәҗмиева чыгыш ясый. Бюро протоколыннан күренгәнчә, 25 бала кабул итәргә тиеш булып, санаториядә 27 бала тәрбияләнә. Бу балаларның санаториядән җибәрү срогы тулса да, 24 баланың “су чәчәге” белән авыруы аркасында яңа балалар кабул итү эше өзелеп тора. Карарда кайнаган су багын төзекләндерергә, чәй эчү өчен кружкалар алырга, яхшы сыйфатлы, төрләндерелгән ризык белән балаларны тәэмин итү бурычы куела.
1952 елгы отчеттан кү­рен­гәнчә, санаториядә рахит, гипотрофик (масса авырлыгы җитмәү), атрофик (борынның лайла тышчасы белән бәйле авыру) балалар дәвалана. Апрель-май айларында балалар арасында дифтерия (авыз һәм борын лайласы тышчасының ялкынсынуы) авыруы таралуы аркасында, санаторий карантинга ябыла. Шушы ук отчетта санаториянең бер этажлы агач бинадан торуы, җәйге бүлмәләрдән тыш 3 бүлмәсе, 2 верандасы, врач һәм бухгалтерия бүлмәләре һәм 5 койкалык изолятор булуы күренә.
Санатория эшчәнлегенә  кагылган тагын бер документтан баш врач Галиуллин Б.В. икәнен күрәбез. Белгечлеге буенча врач-терапевт, 1949 елгы чыгарылыштан. Шулай ук 1 өлкән шәфкать туташы, 1 шәфкать туташы һәм 2 тәрбияче булуы билгеле. Шунда ук ТАССР сәламәтлек саклау министрлыгының 1953 елда балалар санатория­сен ябу турындагы сорауны тикшерүе әйтелә. Министрлык 1953 елдан санатория профилен үзгәртү яки өлкә санаториясе итеп үзгәртү турында карар кылган.
Ләкин санатория, күрәсең, ул еллардан соң да эшләгән. 06.09.1956 елгы заврайздравотдел Т.Х.Гафурова кулы белән имзаланган документта Әтнә башкарма комитеты карары белән (07.08.1956) бина авария хәлендә булганлыктан, санаторияне ябарга, хезмәткәрләргә отпуск бирергә, Министрлык тарафыннан мөмкин булганча кыскартулар башкарырга һәм штатта бары тик заведующий, завхоз, бухгалтер һәм каравылчыны гына калдырырга диелә.
Датасы күрсәтелмәгән, әм­ма Нәҗмиева Таһирә мө­дирлек иткән вакытка караган   документ  –  санаториядә эшләүчеләр исемлеге буенча эзләнү эше 2020 елның җәендә дәвам итте. Безнең максат – штатта күрсәтелгән 19 кешенең кайберләре турында булса да мәгълүмат җыю иде. Күп кенә фамилияләр янына исемнәр, шулай ук һәр хезмәткәрнең туган елы, кайсы авылдан булуы язылса да,  эш алай җиңел генә бармады. Шулай да эзләнү эшебезнең нәтиҗәсе юк түгел.
Нәҗмиева Таһирә турында авылдашы – Олы Әт­нә авылында яшәүче Сабиро­ва Резеда түбәндәгеләрне сөй­ләде:
– Таһирә апайның  са­на­ториядә ба­лалар врачы булып эш­лә­гәнен ишетеп беләм. Кыз фамилиясе Бикмуллина булырга мөмкин, чөнки әтисе Бикмулла, бабайсы Гыйниятулла иде. Сеңелләре  Бикмуллина Сәкинә, Гөлсылу булып йөргәннәрен беләм. Таһирә апаның Гүзәл дигән кызын хәтерлим. Без бала вакытта ул 2-3 яшьлек бала иде. Алар Пермь шәһәрендә яшәде, Таһирә апа шунда эшләде, шунда үлде дигән хәбәре бар.
Исемлектәге Ташчишмә авылыннан булган Нигъмәтҗанова Хәлимәне ачыкларга авылда­шы, Олы Әтнә авылында яшәүче Минһаҗев Рафаил ярдәм итте. Бу әтнәләргә бик яхшы таныш “күз врачы” Хәлимә апа булып чыкты. Хәлимә апаның улы Марс һәм килене Гөлсинә белән очраштык. Кызганыч, алар да кайчандыр Хәлимә апаның санаториядә эшләгәнен генә беләләр, башка мәгълүматлары юк (Хәлимә апа күптән вафат). Гаиләдә Хәлимә апаның Хезмәт кенәгәсе саклана. Шунда язылганнан күренгәнчә, ул санаториядә 1949 елның гыйнварыннан 1950 елның сентябренә кадәр эшли.
Иске Мәңгәр авылында яшәүче Камалиева Җә­ви­дә (туган елы – 1940) ис­тә­лекләреннән:
– Санатория Иске Мәңгәрдән төшкәндә, Каенсар урманының безнең яктагы почмагында урнашкан иде. Азрак түбән якта колхоз умарталыгы иде. Аның бинасы бик матур, зур-зур тәрәзәләре гел пыяладан тора иде. Безне Олы Мәңгәр мәктәбендә укыган елларда экскурсиягә алып төшәләр иде, бәйрәмнәр булганда, 1 майда дип хәтерлим. Минем энем Вәлиев Зөфәр (1947 елгы) гел шул санаториядә үсте. Бер төшергәч, икешәр ай тора, аннары алып менеп, кабаттан төшерә идек. Әнигә 2 бала, өй салкын булгандыр инде, гел кыш көне төшерә идек. Ул санаториядә балалар бушлай, акча түләмичә яшәделәр дип беләм. Әни энем янына төшкәндә гел мине алып төшә, күчтәнәчләрне миңа биреп кертеп, үзе ишектән карап тора иде. Әнине күрсә, – бала бит – кайтасы килгәндер инде. Мин белгәндә анда зав булып Таһирә апай эшли иде. Аның сеңлесе Фәүзия дә шунда медсест­ра булып эшләде, Казан кызлары (?) иде. Соңыннан Казанда да больницада эшли дип авылдашлар күреп кайталар иде. Безнең авылның Ибраһимова Нәсимә апай каравылда торды, безнең күрше Шәһәрбану апай да эшләде. Хәзер исән түгелләр инде. Зав булып Мәйсәрә исемле хатын да эшләде, аның Клара исемле сеңлесе дә бар иде. Әтнә районы буенча балалар күп булган инде, авыл саен диярлек килгәннәр инде. Әтнә хатыны Майшәрәп ике баласы белән шунда яшәде дип сөйли Рауза апай. Ул апай 5 класста безне укыткан Мөхтәрев Реваль абыйның әнисе (билет сатучы Зәйнәп апа) белән бертуган булырга тиеш. Санаториянең ул вакытта аты да булган.
Җәвидә апайга Пионерлар Йорты фотосын күрсәтеп караган идек, санатория бинасы мондый түгелме дип? – әйтә алмады.
Гарипова Рәбига белән Гарипов Фаяз турында Олы Мәңгәр мәктәбендә укытучы булып эшләгән оныклары Галләмова Альмира менә нәрсәләр әйтте:
– Гарипов Әхмәтфаяз  1924 ел­ның 26 февралендә Иске Мәңгәр авылында дөньяга килә. Гарипова Рәбига 1926 елның 22 июнендә Иске Өҗем авылында туган. Әхмәтфаяз Фатыйх улы 1942 елда сугышка алына, 18 ай хезмәт иткәч, кулы яраланып, госпитальгә эләгә. Сугыштан исән-сау әйләнеп кайта. 1949 елда тормыш иптәше белән Сахалинга эшкә китәләр. Бабай шахтада хезмәт куя. Анда 1953 елга кадәр яшиләр. 1953 елны яңадан Иске Мәңгәр авылына әйләнеп кайталар. Әби белән бабай икесе дә колхоздан пенсиягә чыкканнар.
Галләмова Альмира күрше Габделбәр бабай: “Каенсарда кыш көннәрендә авыру колхозчыларны да кабул иткәннәр дип сөйләде”, – ди. Кызганыч, бу информация дә ачыкланмыйча кала. Архив материалларына таянып, нәтиҗә ясап, шуны әйтәсе килә: санаторий  1937-1956 елларда рәсми кәгазьләрдә телгә алына; балалар санаториясе эшчәнлеген алып баруга һәрдаим игътибар бирелгән; балалар санаториясе мөдирләре (кайбер рәсми кәгазьләрдә – баш табиб) булып төрле елларда Әхмәтшин (1941, май), Нәбиуллина М. (сугыш елларында, 1943, 1944 – фактик даталар), Бардова (?) Нина Михайловна (баш табиб, 1946 ел), Нәҗмиева Таһирә (1949, 1950), Галиуллин Б.В. (елы билгесез) эшләгәннәр. Исемлек, билгеле, тулы түгел.
...Тарих тәгәрмәче әйләнә дә әйләнә... Көннәрне айлар, еллар, гасырлар алмаштыра... Һәр яшәгән кеше бу тормышта ниндидер эз калдыра... Җирлегебезнең мөмкин булганча тарихын өйрәнү, аны килер буыннарга җиткерү – һәрберебезнең изге бурычы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев