Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Каенсарда кабат зур бәйрәм

Районның спорт, сәнгать өлкәсендәге алдынгы укучыларын Сабантуй уза торган мәйданда җыеп ихлас ял иттерделәр.

Районның Яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге бик күңелле чара оештырды. Район хакимияте фатихасы белән булдырылган бу чарага мәгариф һәм мәдәният бүлекләре дә ярдәм итте. Чөнки спорт һәм сәнгать мәктәбендә укучыларның барысы ды диярлек мәктәп укучылары, ә җыр-бию булган җирдән мәдәниятләр читтә каламы инде! Кайнар чәй белән табадан яңа төшкән коймакка кадәр булды биредә. Кыскасы, бер дигән, ел буе истә калырлык, күңелле чара булды бу. Уеннарның ниндие генә юк иде, ә соңыннан узган “пенное шоу” чарага бик тә эффектлы нокта куйды.

Әлеге чараны ачып, районның башкарма комитет җитәкчесе Айрат Каюмов спорт, сәнгать өлкәсендәге алдынгы укучыларны бүләкләде. Көрәшчеләр дә, биючеләр дә, бер танышым әйтмешли иң “травмоопасный” спорт төре саналган – чөнки анда ат та, хәтта фил дә бар – шахматчылар, волейболчылар һәм футболчылар да, шулай ук мәктәптән тыш эшләр үзәге укучылары махсус бүләкләргә лаек булдылар. Район башлыгының зур күләмдәге акчалата бүләгенә лаек булучылар да бар иде. Бу очракта дөнья чемпионы исемен яулаган көрәшче егет Даиль Зиннәтуллинны күз алдында тотам. Бәхәссез, оештыру югары дәрәҗәдә иде. Иң мөһиме – балалар, яшүсмерләр рәхәтләнеп ял иттеләр.

Әлбәттә, химаячеләр ярдәме зур булган. Шул сәбәпле балалар өчен ашау-эчү дә, поп-корн, батутта сикерүләр бушка булды. Хәтта алып баручы – Рамил Шәрәфиев тә Казаннан – “Татар радиосы”ның баш мөхәррире иде. Теле телгә йокмый, башкача әйтсәк “остроумный” егет чараның дәрәҗәсен тагын да күтәрде.

Әлеге чарадан фоторепортаж белән таныша аласыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев