Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кагыйдә бозу очраклары арткан

26 гыйнвардан 2 фев­ральгә кадәр район юл­ларында машина йөртүчеләр тарафыннан 38 юл йөрү кагыйдәләрен бозу очраклары теркәлгән.

Район юлларында юл йөрү кагый­дәләрен бозу очраклары бер атна эчендә күпкә арткан.

Куркынычсызлык каешын такмыйча йөргән 10 ке­ше­гә протокол төзелгән. Ә 6 машина йөртүче транспорт белән документлар­сыз идарә иткән. 13 транспортның номерлары укырлык дәрәҗәдә бул­­маган. Бер машина йөртүче җәяү­лене тиешле урыннан чыгармаган, бер шоферга транспорты тө­зек булмаган, моннан тыш иминият кәгазеннән баш­ка идарә иткән өчен тагын бер йөртүчегә штрафлар салынган. Юл хәрәкәте ка­гыйдәләрен санламаган 2 җәяүле административ штрафка тартылган. ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан 1 йөртүчегә тонировка өчен протокол төзелгән, 1 вак юл һәлакәте теркәлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев