Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Каһвә эчүче озаграк яши?

Уңай нәтиҗәләрнең төп сәбәбе дип галимнәр каһвәнең мускул, йөрәк-кан тамырлары, психик һәм иммун системалары эшен тәэмин итү сәләтен атыйлар

Португалиянең нейробиология һәм күзәнәк биологиясе үзәге галимнәре көненә уртача дүрт чынаяк каһвә эчүче кешеләрнең бу эчемлекне кулланмаучыларга караганда 1,84 елга (1 ел да 11 ай) озаграк яшәвен ачыклаган.

Тикшеренү нәтиҗәләре махсус журналда басылып чыкты.

Уңай нәтиҗәләрнең төп сәбәбе дип галимнәр каһвәнең мускул, йөрәк-кан тамырлары, психик һәм иммун системалары эшен тәэмин итү сәләтен атыйлар. Эчемлек шулай ук инфаркт, инсульт, яман шешнең кайбер төрләре, диабет, деменция, депрессия кебек җитди авырулар үсеше куркынычын киметә. Тикшеренүчеләр фикеренчә, кофеның файдасы аның составында антиоксидантлар булу белән бәйле булырга мөмкин.

 Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев