Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Каникуллардан соң укучыларны дистанцион укуга күчерергә җыенмыйлар

Төбәк башлыклары карары буенча эш көне булмаган яллар 30 октябрьгә кадәр башланырга, мәктәпләр шулай ук каникулларга иртәрәк китәргә мөмкин.

Россиядә каникуллардан соң укучыларны дистанцион укуга күчерергә җыенмыйлар. Бу хакта Свердловск өлкәсенә визиты барышында РФ мәгариф министры Сергей Кравцов белдерде.

«Мәгариф министрлыгы мәктәпләрне дистанцион укытуга күчерүне планлаштырмый. 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр эш көне булмаган көннәр билгеләнә. Бу чор күп мәктәпләр өчен каникуллар белән туры килә. Без бу вакытта каникуллар оештыру тәкъдиме белән төбәкләргә хат юлладык», — дип министрның сүзләрен китерә «Интерфакс».

Төбәк башлыклары карары буенча эш көне булмаган яллар 30 октябрьгә кадәр башланырга, мәктәпләр шулай ук каникулларга иртәрәк китәргә мөмкин. 

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/science/25-10-2021/rossiyad-kanikullardan-so-ukuchylarny-distantsion-ukuga-k-chererg-yenmyylar-5841818

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев