Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кар көрәү – проблема?

Кыш фасылы, гадәттә, көчле суыклары һәм карбуранлы көннәре белән истә кала. Югыйсә, чаңгы-чана шуарлык көннәре тагын да күбрәк аның.

Юл хәрәкәте иминлегенә багышланган район комиссиясендә дә беренче очракны искә алдылар. Башкача була да алмый. Кышкы юл куркынычсызлыгы, беренче чиратта, әнә шуңа бәйле шул. 

Олы юлда юл хезмәте оешмалары үз эшләрен тиешенчә башкаралар, тел-теш тидерерлек түгел. Ә авылларда ничек соң?

Гадәттә, кар яву­га ук халык авыл җирлеген сү­гә башлый. Авыл җир­леге­нең үзенең үз техникасы булмауны, ни өчендер, исәпкә алмый­быз.

Шулай да, төрле килешүләр нигезендә бу проблеманы уңай хәл итәләр. Әмма аларның да авыл халкына шикаятьләре бар.

Капка алдын кардан көрәп, урамга чыгарып атучылар күп бездә. Имештер, кар чистартучы кабат килеп көрәп китә аны. Алай гына да түгел, андыйлар фикеренчә, тракторчы кат-кат килеп көрәргә һәм һәр кеше карын урамга чыгарып түккән саен эттерергә тиеш, күрәсең... Кызганычка каршы, райондагы һәр авылда диярлек шул хәл. Капка төбендәге карны якякка алып бәрүнең бер авырлыгы да юк, югыйсә. Монысы проблеманың берсе.

Икенчесе – әнә шул эттереп киткәннән соңгы кар капка төбенә өелмәсен өчен урамга диярлек машина-трактор чыгарып кую белән бәйле. Нәтиҗәдә, урамдагы кар көрәлмичә кала, ә ул турыдан узучы техника ияләре бердәм рәвештә авыл җирлеген сүгәләр. Урамдагы карны көрәүләренә куанырга да, эттергәннән калганын”Монысы сәдакасы гына” дип ян-якка алып бәрергә инде югыйсә. Юк шул, ничек тә ярап булмый. Бу кимчелекләрдән котылырга кирәк безгә, җәмәгать.

 Хакимият комиссиясендә бу проблема җитди мәсьәлә буларак каралды. Халык та шундый ук мөнәсәбәттә булсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев