Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Каракның эше судка китте

Иясез яткан һәр нәрсәне үзләштерергә мөмкин дип уйлый кайберәүләр.


Иясе булганына да күз алартучы бар. Ахырын уйлап бетермиләрме, әллә шулай узып китәр дип өметләнәләрме – билгесез. Әмма, без капчыкны кайчан да булса тишеп чыгасы көн кебек ачык. Җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтән ерак түгел генә яшәгән Г. ның да күзе аның территориясендәге тимер өеменә төшә. Озак та үтми,әлеге өем Г. йорты янына “күчә”. Моның өчен җавап бирәсе булачагын да, җәзага тартылачагын да аек акыл белән аңлый ул. Шуңа да карамастан, үзе генә ялгышып калмыйча, бер ни белмәгән танышын да начар юлга бас­тыра. 513 килограмм тимерне шуның машина прицебына төяп, тимер тапшыру пунктына илтәләр. Эчке эшләр бүлегенең өлкән  дознавателе Айсылу Нигъмәтҗановадан алынган мәгълүматлар буенча, каракның эзенә тиз төшәләр. Әлеге эш судка җибәрелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев