Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Кайнар линия" үткәреләчәк

2022 елның 1 июлендә 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында «2021-2025 елларга төбәкләрне газ белән тәэмин итү һәм газлаштыруны үстерү программасы» н тормышка ашыру мәсьәләләре буенча «кайнар линия»булачак.

  Татарстан республикасы  сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы   һәм ООО “Газпром трансгаз Казань” хезмәткәрләре катнашында беренче тапкыр оештырылган мондый очрашу Республика халкының бу программаны тормышка ашыру хакында зур кызыксынучанлыгын күрсәтте. Республиканың төрле районнарыннан һәм шәһәр халкыннан күпләгән мөрәҗәгать керде.  Моңарчы уткәрелгән ике “кайнар линия” нәтиҗәләре буенча, коммерцияле булмаган дача һәм бакча ширкәтләрен газлаштыру хакында аңлатмалар бирелде, шулай ук күп балалы гаиләләр, инвалидларга социаль газлаштыру вакытында биреләсе льготалар турында сораган мөрәҗәгатьләргә җаваплар бирелде. 
Республика халкының мөһим программада катнашуы активлыгын арттыру, дәүләт тарафыннан бирелә торган мөмкинлекләрне куллану максатыннан, татарстанлылардан кергән сорауларны исәпкә алып, 1 июльдә  10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр өченче "Кайнар линия" үткәреләчәк.
Гражданнарның сорауларына Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы һәм «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ хезмәткәрләре җавап бирәчәк.
Гражданнар сорауларына җавапларны 2022 елның 1 июлендә 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының «кайнар линия»дәге  8(800)350-44-72 телефоны буенча алырга мөмкин булачак.
Гражданнар мөрәҗәгатьләре шулай ук Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының Интернет-кабул итү бүлмәсе аша түбәндәге сылтама буенча кабул ителә: https://oprt.tatarstan.ru/ipriem/message-form.htm 2022 елның 1июле 10.00 сәгатькә кадәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев