Әтнә таңы

Казан аэропорты территориясендә куе кара төтен таралган

Әлеге төтен аэропорт территориясендә уза торган коткару хезмәтләренең өйрәнү эшләре белән бәйле.

Социаль челтәрләрдә Казан аэропорты территориясендә куе кара төтен күренүе турында мәгълүмат пәйда булды.

«Татар-информ»га «Казан» халыкара аэропорты матбугат секретаре Гадел Гатауллин хәбәр иткәнчә, әлеге төтен аэропорт территориясендә уза торган коткару хезмәтләренең өйрәнү эшләре белән бәйле. Вазгыять контрольдә тотыла. 

Реклама

Бу мәгълүматны шулай ук Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә расладылар һәм өйрәнүләр узуын хәбәр иттеләр.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/incident/22-09-2021/kazan-aeroporty-territoriyasend-kue-kara-t-ten-taralgan

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: