“Казан арты – Әтнә төбәге”
Әтнә үзәк китапханәсендә 26 ноябрь көнне Әтнә районы тарихына багышланган “Казан арты – Әтнә төбәге” дип аталган матур, эчтәлекле чара булып узды.
Чарада Олы Әтнә урта мәктәбенең 7нче сыйныф укучылары катнашты. Китапханәче Гыйләҗева Рүзилә укучыларны район тарихына багышланган китап күргәзмәсе, 1930-1970 еллар аралыгындагы тарихи мизгелләрне чагылдырган фотокүргәзмә, китапханәдә 1946 елдан башлап сакланып килүче район газетасы төпләнмәләре, районыбыз тарихы буенча бай эчтәлекле мәгълүматләр, аерым авылларга кагылышлы вакыйгалар, кызыклы фактлар белән таныштырды. Укучылар районыбыз тарихы, күренекле шәхесләр, Әтнә райкомы беренче секретарлары, төбәгебезнең борынгы ташъязма истәлекләре турында тулы мәгълүмат алдылар.
Сыйныф җитәкчесе Бәширова Резеда Роберт кызына укучыларда тарихыбызга кызыксыну уятуына, туган як тарихына мәхәббәт тәрбияләвенә рәхмәтебез зур!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев