Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Казан дәүләт медицина университетында «Ак халатлы фәрештәләр - Ангелы в белых халатах» медицина фестивале узачак

Казан дәүләт медицина университетында студентлар һәм абитуриентлар өчен тугызынчы ел рәттән “Ак халатлы фәрештәләр” дип исемләнгән медицина фестивале үтәчәк.

 Ел саен фестиваль кысаларында бик күп кызыклы чаралар уза. Быел Covid-19 белән бәйле вазгыять аркасында аларны үткәрү формалары үзгәрде. Шуңа да карамастан, планлаштырылган барлык акцияләр, конкурслар, лекцияләр һәм практикумнар студентлар һәм абитуриентларга булачак белгечлек турында күзаллау алырга һәм Казан дәүләт медицина университетының зур медицина берләшмәсенә башы гына икәнлеген аңларга мөмкинлек бирәчәк. Фестиваль кунакларын каршы алу урыны - Казан дәүләт медицина университеты сайты, бу платформада 25 гыйнварда кызыклы программа старт ала. Барлык мәгълүмат югары уку йорты сайтында урнаштырылган https://kazangmu.ru/angels

18 гыйнвардан ректорга иң яхшы сорауга бәйге узачак, аның нәтиҗәләре буенча 7 февральдә билгеле булачак. Почтага кызыклы сораулар көтәбез angels2021@kazangmu.ru.

Медицина фестивале 25 гыйнварда «могҗизалы табиб» челлендж-конкурсы белән ачылачак. Көн саен 25 гыйнвардан 5 февральгә кадәр табиблар турында нәфис әдәбият укырга, җавап роликлар язарга өндәүче Казан ДМУ студентлары роликлары урнаштыралачак. Укучылардан роликлар 5 февральгә кадәр конкурсның электрон почтасына кабул ителә: angels2021@kazangmu.ru. Студентлар һәм мәктәп укучылары роликлары белән йомгаклау видеосы 7 февральдә чыгачак. Һәм, әлбәттә инде, челленджда катнашучыларны бүләкләр көтә.

25 гыйнвардан 5 февральгә кадәр һәр көнне 16.00 сәгатьтә «Казанский ГМУ» YouTube каналында туры эфирда «Барысын да белергә телим!» лекторияләр үтәчәк. Казан ДМУ профессорлары фәнни-популяр лекцияләр укыячак. Туры эфирның язмалары да сакланачак.

Шулай ук барлык теләүчеләр өчен 25 гыйнвардан ДМУ музейларына виртуаль экскурсияләр башлана, алар барышында һәркем «КДМУның Фәнни китапханәсе хәзинәсе» һәм узган гасыр табиблары укыган борынгы фолиантлар белән таныша алачак.

25 гыйнвардан 5 февральгә кадәр һәркем КДМУ сайтында «профи дәресләре» дигән практикумнар уза ала. Практикумның форматы-медицина, анатомия, патанатомия, микробиология, биохимия, психиатрия, социаль эш һәм фармация тарихы буенча видеолекцияләр һәм «йөрәк-үпкә реанимациясе», «хирургия төеннәре», «даруларның сыйфатын тикшерү» мастер-класслары.

7 февральдә онлайн-трансляция форматында Zoom платформасында медицина психологиясе кафедрасы “Табиблар ничек карар кабул итә?”. Уен кысаларында укучылар профориентацион тест үтәчәк һәм табиб фикерләвен үстерүгә кейслар чишәчәк.

25 гыйнвардан «иң акыллы табиб» медицина квизында катнашу өчен командаларны теркәү ачыла. Видео-биремнәрдән торган квиз 7 февральдә YouТube сайтында онлайн режимда трансляцияләнәчәк. Уен нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр ачыкланачак.

«Ак халатлы фәрештәләр - Ангелы в белых халатах» Медицина фестиваленең яңа интерактив программасы мәктәп укучыларына, студентларга һәм аларның ата-аналарына кызыклы булачак. Барлык теләүчеләрне фестиваль чараларында катнашырга чакырабыз!

Чыганак:https://minzdrav.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/1910197.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев