Казан мәктәбендәге атыш вакытында зыян күргән тагын 6 баланы хастаханәдән чыгарганнар
Мәскәүдә дәваланучы сигез кешенең дә хәле тотрыклы.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, Казанның 175нче гимназиясенә кораллы һөҗүмнән соң Республика балалар клиник хастаханәсендә дәваланган алты баланы клиникадан чыгарганнар.
«Республика балалар клиник хастаханәсендә алты укучы дәвалануын дәвам итә. Алтысын кичә чыгардылар», — дип искәрттеләр ведомствода.
Тагын сигез кеше (аларның бишесе — 175нче гимназия укучылары) Мәскәүдә дәвалана. Республика Сәламәтлек саклау министрлыгында искәртүләренчә, аларның хәле тотрыклы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев