Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Казанда АИ-92 һәм АИ-95 маркалы бензин бәясе ел башына караганда арзанайган

Татарстанстат мәгълүматларыннан күренгәнчә, узган ел ахырыннан Казанда АИ-92 маркалы бензинның литры – 10, АИ-95 20 тиенгә арзанайган.

Шул ук вакытта, АИ-98 маркалы бензинның литры – 1,3, дизель ягулыгы 1,2 сумга кыйммәтләнгән. 22 апрельгә булган соңгы мәгълүматлар буенча, АИ-92 – 45,9, АИ-95 – 49,3, АИ-98 – 59,2, дизель ягулыгы 52,1 сум тәшкил иткән.

Бер атна эчендә АИ-92 – 7, АИ-95 маркалы бензин 15 тиенгә арзанайган, АИ-98 – 37, дизель ягулыгы 16 тиенгә кыйммәтләнгән.

Шунысын да искәртик: заправкаларда ягулык бәяләре инде февраль ахырыннан бирле түбәнәя. Әлеге чорда бензинның уртача бәясе 48,3 сумнан 47,9 сумга кадәр кимегән. Бу дәвердә АИ-92 – 30, АИ-95 – 60, дизель ягулыгы 10 тиенгә арзанайган. Ә АИ-98 маркалы бензинның бер литры узган ай ярым эчендә 60 тиенгә диярлек арткан.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/kazanda-ai-92-ham-ai-95-markaly-benzin-bayase-el-basyna-karaganda-arzanaigan-5853913

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев