Казанда автоинспекторлар узып баручы елда бер тапкыр да юл йөрү кагыйдәләрен бозмаган машина йөртүчеләрне котладылар
Яңа ел алдыннан Казан Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре гадәти булмаган рейд үткәрде. Полиция Кыш бабае белән бергә алар 2024 ел дәвамында юл йөрү кагыйдәләрен бозмаган машина йөртүчеләрне котладылар.
"Казан дәүләт автоинспекциясе бүген моңарчы күрелмәгән акция уздыра. Без 2024 елда юл хәрәкәте кагыйдәләрен кем бер тапкыр да бозмаганын ачыкларга карар кылдык. Әгәр дә без андый машина йөртүчене ачыкласак, аны якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйбыз, хәерле юллар телибез, Рәхмәт хаты тапшырабыз һәм Яңа 2025 елда юл йөрү кагыйдәләренә уңай каравын һәм аларны төгәл үтәвен телибез», – дип билгеләде Казан Дәүләт автоинспекциясе башлыгы Михаил Савин. Дәүләт автоинспекторыннан бүләк алу өчен машина йөртүче түбәндәге критерийларга туры килергә тиеш:
- Моңарчы беркайчан да транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителмәве;
- 2024 елда аның юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очраклары, шул исәптән видеофиксация камералары тарафыннан теркәлгәннәре дә булмавы;
- Автомобильгә гамәлдәге ОСАГО полисы рәсмиләштерелгәнлек, шулай ук техник карау узу турында диагностик картасы да булу.
Намуслы машина йөртүчеләргә имин ел һәм иминлек теләделәр, ә алар, үз чиратларында, юл-патруль хезмәте хезмәткәрләренә көтелмәгән бүләк һәм бәйрәм рухы өчен рәхмәт белдерделәр.
Озакка сузылган Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан автоинспекторлар казанлыларга һәм ТР башкаласы кунакларына юл йөрү кагыйдәләрен үтәүләрен сорап мөрәҗәгать иттеләр. "Җәяүлеләр, һәрвакыт уяу һәм игътибарлы булыгыз, юл өлешенә светофорның хәл итү сигналына гына күчегез. Барыгызга да яңа елда ныклы сәламәтлек телим. Зинһар, исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүгә бәйле юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу фактларын булдырмагыз", - дип хәбәр итте Казанның юл-патруль хезмәте полкы командиры полиция подполковнигы Дамир Минһаҗев.
Фотолар: Казанның Дәүләт Автоинспекциясе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев