Казанда бер эшче туфракка күмелеп калып һәлак булган
Хәбәрләр

Казанда бер эшче туфракка күмелеп калып һәлак булган

Тагын бер зыян күрүче хастаханәдә.

Фаҗига 19 гыйнварда 21:47 сәгатьтә Коломенская урамында килеп чыккан.

Казанда бер эшче ремонт эшләре вакытында туфракка күмелеп калып һәлак булган. Фаҗига 19 гыйнварда 21:47 сәгатьтә Коломенская урамында килеп чыккан.
Татарстан прокуратурасында хәбәр итүләренчә, су белән тәэмин итү коммуникацияләрен ремонтлаган ике эшче өстенә туфрак ишелеп төшкән. 23 яшьлек ир-егет һәлакәт урынында үлгән, ә 40 яшьлек ир-ат хастаханәгә китерелгән.

 Булган факт буенча Казанның Мәскәү районы прокуратурасы тикшерү оештырган. Белгечләр булган хәлнең сәбәпләрен һәм шартларын ачыкларга ниятли.

Шәһрир Казан


Нет комментариев