Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Казанда Яңа ел төнендә салют булмаячак

Татарстан башкаласында Яңа ел төнендә салют аттырмаячаклар. Казан шәһәре Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта шулай дип белдерде.

«Яңа ел төнендә салют булмаса да, яхшы кәеф тантана итәчәк», - дип искәртте спикер.

Абзалов билгеләп үткәнчә, Яңа ел каникулларында республикада кертелгән янгынга каршы махсус режим нигезендә пиротехника куллану тыела.

Хәер, казанлылар фейерверкларны мөстәкыйль рәвештә аттыра ала. Искәрмә рәвешендә, шәһәрдә бу максаттан дүрт мәйданчык – Гаврилов урамындагы мәйдан, Түбән Елга аръягы дамбасы, Каенлыктагы Сабан туе мәйданы каршындагы машина стоянкасы, Нәҗип Җиһанов һәм Петр Полушкин урамнары арасындагы ипподром янындагы мәйданчык – оештырыла.

Татар информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев