Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Казанда икенчел чимал һәм кием кабул итү пункты ачылды

Шәһәр халкы кирәкмәгән әйберләрне көн саен 10:00 дән 19:00 гә кадәр тапшыра ала.

Казанда «Фракция» бергәлегеннән икенчел чимал һәм кием кабул итү пункты ачылды. Әлеге оешма сишәмбедән тыш, көн саен 10:00 дән 19:00 гә кадәр ачык.

Әйтик, теш щеткалары, кырыну станоклары, пластик карточкалар һәм капкачлар, фломастерлар (стерженьсыз), шәраб бөкеләре, касса чекларын китерергә мөмкин.

Пунктта шулай ук CD һәм DVD дисклар, эчемлекләрдән калган пластик шешәләр, кәрәзле телефоннар, колакчыклар һәм зарядкалар, көнкүреш техникасы, фольга, дарулардан блистерлар, консерв һәм алюминий банкалар, савыт-саба, кием-салым (эчке кием һәм оекбашлардан тыш), аяк киеме, балалар уенчыклары кабул итәләр.

 Элегрәк бу бинада халык арасында популяр булган кием кабул итү пункты булган. Әлеге яңа урынны «Фракция»гә «Игелекле Казан» автоном коммерциячел берләшмәсе тапшырган. Бергәлек хезмәткәрләре бинаны җыештырганнар һәм төзекләндергәннәр. Хәзер бөтен икенчел чималны мөстәкыйль рәвештә бирегә китерә ала.

Кабул итү пункты Калинин ур., 3 адресы буенча урнашкан. Тулырак мәгълүматны +7(937)529-97-66 телефоны буенча белешергә була.

«Фракция» Россия Студентлар Оешмасы – икенчел чималны аерым җыю белән шөгыльләнүче проект. Инициатива законсыз чүплекләр, шулай ук контейнер мәйданчыкларында эре габаритлы чүп-чар калдыручылар проблемасын өлешчә хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев