Казанда исерек йөртүче китереп чыгарган һәлакәттә өч кеше имгәнгән
Ир-ат медицина тикшеренүеннән баш тарткан.
Төнлә Казанда Астрономия һәм Профсоюз урамнары чатында юл-транспорт һәлакәте булган. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына шаһитлар хәбәр итте
Шаһитлар сүзләренчә, исерек йөртүче Mercedes микроавтобусында Профсоюз урамы буйлап Кремль ягына таба хәрәкәт иткән. Ул бер юнәлештә хәрәкәт итүче автомобильгә бәрелеп киткән һәм тизлеген арттырып парковкадан чыгып килгән Peugeot автомобиленә бәрелгән.
«Mercedes йөртүчесе медицина тикшеренүеннән баш тарткан. Peugeot автомобилендәге өч кеше — бер өлкән һәм ике бала имгәнгән», — дип сөйләделәр һәлакәт шаһитлары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев