Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Казанда QR-код күрсәтүдән баш тарткан ир-ат трамвайны ярты сәгатькә тоткарлаган

Бүген иртәнге сәгатьләрдә метрода, трамвайда һәм троллейбусларда контролерлар QR-кодсыз 404 пассажирны ачыклаган.

Бүген, 24 ноябрьдә, иртәнге сәгатьләрдә метрода, трамвайда һәм троллейбусларда контролерлар QR-кодсыз 404 пассажирны ачыклаган. Бу хакта мәгълүмат белән «Метроэлектротранс» оешмасы уртаклашты.

Әйтик, метрода иртән 18 кеше QR-кодсыз узарга омтылган, 12 пассажирның QR-коды дөрес булмаганы ачыкланган, 21 кеше белешмә күрсәткән.

Пассажирларның тынычрак булуы һәм чикләүләргә аңлап караулары билгеләп үтелә. Тикшерүчеләр казанлыларның сорауларсыз QR-кодлар күрсәтүләрен сөйләде. Шуңа да карамастан, «пик» сәгатьләрдә җәмәгать транспортына 309 кешене кертмәгәннәр. Трамвайда бер пассажир QR-код күрсәтүдән баш тарткан һәм салоннан чыгып китмәгән, шоферга полиция хезмәткәрләрен чакыртырга туры килгән. Хәрәкәт 25 минутка тоткарланып торган.

«Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесендә, ТР Министрлар Кабинетының яңа карары нигезендә, җәмәгать транспортында бары тик коронавирустан прививка ясату яки медицина каршылыгы турында QR-код булганда гына йөрү мөмкин, дип искә төшерәләр.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/incident/24-11-2021/kazanda-qr-kod-k-rs-t-d-n-bash-tartkan-ir-at-tramvayny-yarty-s-gatk-totkarlagan-5843767

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев