Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Казанда су сата торган законсыз урнаштырылган илледән артык киоск сүтеләчәк

Казан хакимиятендә законсыз урнаштырылган тагын 69 объектны сүтәргә ниятлиләр, алар арасында су сата торган илледән артык киоск бар.

Исемлектә шулай ук автофургоннар, сәүдә павильоннары һ.б. объектлар да урын алган. ТР башкаласы Башкарма комитетының документлар һәм хокукый актлар җыентыгында дөнья күргән боерыкта шулай диелә.

Үзбелдеге белән һәм законсыз төстә урнаштырган объект хуҗаларына аларны сүтү өчен дүрт көн вакыт биреләчәк. Моны эшләмәгән очракта, сәүдә нокталарын мәҗбүри рәвештә сүттереп, шәһәрнең Яңа Савин районындагы саклау базасына күчерәчәкләр.

Моннан тыш, Казанның Вахитов һәм Идел буе районнарында кешеләр үзбелдеге белән урнаштырган сигез гаражны сүтәчәкләр. Моның өчен аларның хуҗаларына 17 июльгә кадәр вакыт бирелә. Гаражларны мәҗбүри рәвештә сүттергән очракта, алар Ферма-2 урамындагы саклау базасына урнаштырылачак.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев