Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Казанда яшь егетне балта белән чабып үтергәннәр

Риэлтор булып эшләүче егет үз фатирын арендага биргән булган.

Казанда «АРТ-Сити» торак комплексындагы Юныс Әхмәтҗанов урамында узган төндә фаҗига була. Биредә кан күлләвеге эчендә 24 яшьлек егет мәете табыла. Аның муенында чабылган яралар була, янында балта ята. Мәетне егетнең апасы таба. Бу турыда «Татарстан 24» каналы хәбәр итте.

Мәрхүм егет фатир хуҗасы, ул торагын арендага биргән. Күршеләре сүзләренчә, алар шикләнерлек тавышлар ишетмәгән. 

Урында экспертлар эшли. Прокурор сүзләренчә, җинаятьтә шикләнелүче дә бар. Якынча белешмә буенча, бу җинаятьне фатирны арендалап торучы кеше эшләгән булуы ихтимал, диелә хәбәрдә.

«Татар-информ» белешмәсе буенча, кичә төш вакытыннан бирле егет туганнары белән элемтәгә чыгудан туктый. Абыйсы һәм сөйгән кызы бу егетнең фатирына бара. Алар ишекне үз ачкычлары белән ачып керә һәм коридорда кан күлләвеге күрә. Бер бүлмәдә егетнең мәетен һәм канлы балта табалар.

Соңрак «Татар-информ» Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкийга сылтама белән хәбәр иткәнчә, әлеге җинаятьтә шикләнеп Питрәч районында яшәүче 34 яшьлек ир-ат тоткарланган. 

Тикшерү ачыклаганча, бу кеше риэлтор булып эшләүче мәрхүм егетнең фатирын арендалап тора. Бераздан риэлтор фатирын сатмакчы була, ул 34 яшьлек ир-атка фатирдан китәргә әйтә, ләкин арендатор китүдән баш тарта.

Фаҗига булган көнне риэлтор егет фатирга килә, арендатордан китүне сорый. Алар талаша башлый, аннары сугышалар. Шуннан соң 34 яшьлек ир-ат балта ала һәм фатир хуҗасын үтерә. Үзе чыгып кача. Аны бүген үк тоткарлаганнар, диелә хәбәрдә.

18+

Чыганак: https://intertat.tatar/news/incident/26-01-2022/kazanda-yash-egetne-balta-bel-n-chabyp-terg-nn-r-5848005

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев