Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Казанда яшәүче хатын-кыз мошенникларга 382 мең сум акча күчергән

Моның өчен кыз көн дәвамында берничә кредит алган.

Казанда яшәүче хатын-кыз, җинаятьчеләрнең күрсәтмәләренә таянып, көне буе кредитлар рәсмиләштергән. Нәтиҗәдә, ул мошенникларга 382 мең сум акча күчергән.

Гариза белән кыз «Гвардия» полиция бүлегенең дежур частена мөрәҗәгать иткән. 29 ноябрь иртәсендә аның кәрәзле телефонына таныш булмаган хатын-кыз шалтыраткан һәм кыз кредит рәсмиләштергәнме һәм паспортын югалтамаганмы, дип кызыксынган. Тискәре җаваплар алгач, җинаятьче банк картасы мәгълүматларын раслау сылтавы белән зыян күрүчедән CVC-кодны алдалап алган.

Бу сөйләшүдән соң Казанда яшәүче хатын-кызга янәсе банк вәкиле шалтыраткан. Ул мошенниклар аның исеменә кредит алырга теләгән банкларда кабат кредит рәсмиләштерергә кирәк булуы турында әйткән. Шуннан соң үзен хокук саклау органнары хезмәткәре дип таныштырган кешедән шалтырату килгән. Ул элек әйтелгән мәгълүматны раслаган.

Кыз, таныш булмаган кешеләргә ышанып, әйтелгән банкларда аталган суммаларга кредитлар рәсмиләштергән. Алынган акчаларны ул бу вакыт эчендә элемтәдә булган җинаятьче тарафыннан аталган банк счетына күчергән. Акчаларны күчергәннән соң зыян күрүченең мессенджерына банкның ялган хезмәткәреннән «мошенниклык гамәлләре белән бәйле рәвештә кредит суммасы уңышлы күчерелде» дигән текст белән хәбәр килгән. Бераздан кыз үзен алдаганнарын аңлаган.

Тикшерү органнары тарафыннан «Караклык» маддәсе буенча җинаять составы билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган. Хәзер оператив-эзләү чаралары үткәрелә, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/society/03-12-2021/kazanda-yash-che-hatyn-kyz-moshenniklarga-382-me-sum-akcha-k-cherg-n-5844390

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев