Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Казанга «Зур тәнәфес» конкурсы җиңүчеләре кайтты

Яшь татарстанлыларны ТР Яшьләр эшләре буенча министры Дамир Фәттахов каршы алды.

Казанга Кырымнан «Зур тәнәфес» конкурсында җиңүчеләр кайтты. Яшь татарстанлыларны ТР Яшьләр эшләре буенча министры Дамир Фәттахов каршы алды.

Министр сүзләренә караганда, министрлыкның төп бурычы – яшәү урынына карамастан, яшьләр өчен тигез мөмкинлекләр булдыру. «Зур тәнәфес» Бөтенроссия конкурсы – ул һәр укучы үзен яшәү урынына һәм әти-әнинең мөмкинлекләренә карамастан тормышка ашыра ала торган мәйданчык.

«Конкурс барысы да үз-үзенә: теләк һәм тырыш хезмәтегезгә генә бәйле булуын күрсәтә. Безнең бурыч – киләсе елга Татарстаннан тагын да күбрәк балалар бәйгедә катнашырга теләк белдерсен иде", - дип билгеләп үтте Дамир Фәттахов.

Илнең 66 төбәгеннән килгән 303 укучы 5-7 сыйныф укучылары арасында «Зур тәнәфес» Бөтенроссия конкурсының икенче сезонында җиңү яулады. Конкурсның финалы «Артек» халыкара балалар үзәгендә «Артек» – тылсымлы кинодөнья» сигезенче сменасы кысаларында узды. Анда барлыгы 660 бала катнашты. Конкурста Татарстан Республикасыннан 8 кеше катнашты. Алынган баллар һәм финал этабы нәтиҗәләре буенча биш кеше җиңүгә лаек булды: Мәликә Бәдретдинова (А. С. Пушкин ис. 78 нче Лицей) Яр Чаллы шәһәре, Дилә Мәрдәнова (186 нчы күппрофильле лицей – «Перспектива»), Полина Иванова (М.С. Устинова ис. 102 нче Гимназия ) һәм Ангелина Ивлиева (152 нче Гимназия) Казаннан һәм Әлмәт районыннан Лика Молдаванова (5 нче Гимназия).

Ангелина Ивлиева сүзләренә караганда, «Зур тәнәфес» - яшьләр төрле мөмкинлекләр ала торган мәйданчык: хәзер үк без булачак һөнәрне билгели, үз идеяләребезне тормышка ашыра алабыз.

Полина Иванова хәтта җиңүче булыр дип уйламаган да. Аның сүзләренә караганда, финалда катнашу - инде җиңү. Әмма ул максималь балл җыйганын белгәч, бик шат булды. «Бу минем тормышымда иң мөһим җиңүләрнең берсе", - дип ассызыклады ул.

Исегезгә төшерәбез, конкурста җиңүчеләр быел көздән үк «Зур үзгәрешләр» махсус поездында «Хыяллар сәяхәте»нә юл тотачак: алар бөтен ил аша – Мәскәүдән Владивостокка кадәр барып кире кайтачак.

«Зур тәнәфес» конкурсын оештыручылар – «Россия-мөмкинлекләр иле» АКБО, «Роспатриотцентр» ФДБУ һәм Россия мәктәп укучылары хәрәкәте. Конкурс «Мәгариф»милли проекты кысаларында тормышка ашырыла. «Зур үзгәреш» Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы, Россия Федерациясе Фән һәм югары белем Министрлыгы һәм яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык ярдәмендә уза.

Чыганак: https://minmol.tatarstan.ru/index.htm/news/1996797.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев