Казаннан Антальяга очышлар саны артачак
Хәбәрләр

Казаннан Антальяга очышлар саны артачак

Казан белән Антальяны өстәмә һава рейслары тоташтырачак. Бу хакта Казан аэропорты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очышлар ешлыгы атнага 9 рейс тәшкил итәчәк. Маршрутта Boeing 767-300 экономик класс салонында 336 урын бар. Антальяга киңәйтелгән очыш программасы октябрь ахырына кадәр планлаштырылган, диелә хәбәрдә.

Татар-информ


Нет комментариев