Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Казаннан Истанбулга юл тоткан самолет Мәскәүнең «Шереметьево» аэропортына төшәчәк

Һава судносы командиры шундый карарга килгән.

 Бүген көндез Казаннан Истанбулга юл тоткан NordWind авиакомпаниясе очкычы Мәскәүнең «Шереметьево» аэропортына төшәчәк.

Бу хакта РИА Новости агентлыгы «Казан» халыкара аэропортына сылтама белән хәбәр итә.

«11.10 сәгатьтә Казан – Истанбул маршруты буенча юл тоткан самолет һава судносы командиры карары белән Мәскәүгә юнәлде. Ул «Шереметьево» аэропортына төшәчәк», - диде аэропорт вәкиле.

Ул һава судносының ни өчен бу аэропортка төшеп утырачагын әйтмәде, әлеге сорауга ачыклык кертү өчен авиакомпаниягә мөрәҗәгать итәргә киңәш бирде.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/society/05-04-2021/kazannan-istanbulga-yul-totkan-samolet-m-sk-ne-sheremetievo-aeroportyna-t-sh-ch-k-5817469

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев