Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Казаннар Әтнәләрне үз итә

Узган шимбә көнне Казанда кабат Әтнәләр оештырган ярминкә гөрләде.

Алдан билгеләнгән график нигезендә, ике атнага бер тапкыр Кәрим Тинчурин белән Татарстан урамнары кисешкән чатта уза ул. Биредә бер атна шимбәсендә Әтнәләр хуҗа булса, икенче шимбәдә теләчеләр сәүдә итә.
Шунысы игътибарга лаек – шәһәр халкы бик ярата һәм көтеп ала мондый көзге ярминкәләрне. Сер түгел, кышкы чорга керер алдыннан чиста, хәләл ашамлыклар запасы туплап калдыру мөмкинлеге бар. Өстәвенә, бәясе дә “тешләми”. Кайвакыт, кунак ашы – кара-каршы бит ул, шәһәрләр дә районнарда шундыйрак ярминкә оештырсалар икән дигән уй килә башка. Арзанга сыйфатлы тимер-томыр, кием-салым сатсалар, авыл халкы каршы булмас иде...
Ә шимбә көнне узган яр­мин­кәгә килсәк, шәһәр халкы бик яратты аны. Кайсысын күбрәк ошатканнардыр, әйтергә дә кыенсынам – ит, сөттән тыш, аерым автолавкада килгән пешкән ризыкларны да теләп алдылар, район мәдәният йортлары көче белән әзерләнгән, милли киемнәрдә чыгыш ясаган артистларны да яратып карадылар.
Биредә мондый яр­мин­кәләрнең башлангыч елларын искә алу урынлы булыр. “Родина” янында уза иде ул. “Сельхозхимия”дә эшләгән чорда мин дә бардым. Кичтән барып йоклаган вакытлар да булды. Чөнки иртәнге караңгыда ук беренче сатып алучылар килә. Ул вакытта да иртәнге таңнан ук базар мәйданын чолгап алалар иде. Хәер, хәзер дә шулай. “Иртәнге 5тә “кайнаган чагы” булса, 9ларда “сүрәнләнә” башлый. Әтнәләрне аеруча якын күрәләр бугай”, – диделәр.
Кыскасы, районның авыл җирлекләре, күмәк хуҗалыклар көче белән әзерләнгән то­варның һәр төрен сораучылар күп булды. “Аеруча ярминкәдә ашлык сораучылар күп иде”, – диделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев