Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Казанның «Тандем» сәүдә үзәгендә намаз уку бүлмәсе ачылды

Татарстан Президентына эшмәкәрләр сәүдә үзәкләрендә намаз уку бүлмәләрен булдыру тәкъдиме белән узган елның ноябрендә чыкты.

Бүген Казанның «Тандем» сәүдә үзәгендә намаз уку бүлмәсе ачылды.

Намаз уку бүлмәсе өченче катта урнашкан. Ачылыш тантанасына килгән журналистларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан Президенты каршындагы Эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил — Татарстан Президенты ярдәмчесе Фәрит Габделганиев,  Россия Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрдәнов сәламләде. 

«Узган елның ноябрендәге очрашуда эшмәкәрләр Президентка Татарстанның сәүдә үзәкләре, аэропортта, җәмәгать урыннарында намаз уку бүлмәләре булдыру тәкъдиме белән чыкты. Рөстәм Нургали улы әлеге тәкъдимне хуплады. Әле бер елда үтмәде, инде алтынчы намаз уку бүлмәсе ачылды. Бу бик куанычлы», — диде Фәрит Габделганиев. 

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин намаз уку бүлмәләрен ачу «Хәләл — яшәү рәвеше» концепциясенә якынлашырга мөмкинлек биргәнен әйтте. 

«Президентыбыз хәләл яшәү рәвешен булдырырга кирәклеген әйткән иде. Бу бурыч безнең барыбызга да кагыла. Бу юнәлештә барыбыз да бергә эшлибез. Әйтик, Дубайда без үзебезне бик уңайлы хис итәбез. Анда диндәгеләр намаз укырга урын таба ала. Бездә дә шулай булуын телибез. Президентыбызга, РФ Мөселман эшмәкәрләре зур рәхмәт», — диде ул. 

Россия Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрдәнов әйтүенчә, башкаланың сәүдә үзәгендә чираттагы намаз бүлмәсе ачылу — дин тотучылар өчен мөһим вакыйга.

Сәламләү сүзләреннән соң кунаклар, намаз уку бүлмәсенә җыелып, җәмәгать намазын кылды.  

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/religion/21-09-2021/kazanny-tandem-s-d-z-gend-namaz-uku-b-lm-se-achyldy-5838535

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев