Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кече һәм урта эшмәкәрлек (КУЭ) цифрлы платформасы сервислары Татарстан эшмәкәрләре өчен дә ачык

Җомга көнне, 11 февральдә, РФ КУЭ доменында кече һәм урта эшмәкәрлек өчен Цифрлы платформада Татарстан эшмәкәрләре онлайн 9 региональ хезмәт күрсәтә алачак. Апрель ахырына кадәр платформада тагын 16 төбәк хезмәте барлыкка киләчәк.

7 февральдә бизнесны ачу һәм алып бару өчен кирәкле 11 онлайн сервис-ярдәмчеләр бөтен ил эшмәкәрләре өчен Цифрлы платформада эшли башлады. КУЭ Корпорациясе мәгълүматлары буенча, ел ахырына алар 15тән артык булачак. Сервислар исемлеген платформаны эшләүдә катнашкан эшмәкәрләр үзләре билгеләде. Хәзерге вакытта ул бөтен Россия буенча тест режимында эшли.

Аерым блокка онлайн алырга мөмкин булган региональ ярдәм чаралары бүленгән. Татарстан Республикасы бизнес өчен хезмәтләр күрсәтүче илнең беренче төбәкләреннән берсе булды. 11 февральдән Татарстан эшмәкәрләре һәм үзмәшгульләре ТР Эшкуарлыкка ярдәм фонды карамагындагы «Минем бизнес» үзәгенең 9 хезмәтенә онлайн-керү мөмкинлеге алачак. Бу продукцияне тәкъдим итү, сертификацияләү һәм популярлаштыру, бухгалтерия алып бару, укыту һәм күргәзмә-ярминкә чараларында катнашу, социаль эшмәкәрләр реестрына кертү һәм коворкингларда урын алу хезмәтләре. Шулай ук үз эшен башлап җибәрергә ниятләгән физик затлар өчен шәхси эшмәкәрне яисә ҖЧҖне теркәү хезмәте күрсәтеләчәк. Агымдагы елның апреленә ТР Икътисад министрлыгы ведомство буйсынуындагы оешмалар белән берлектә төбәкнең цифрлы хезмәтләр санын 25кә кадәр арттырачак.

"2022 ел Татарстанда цифрлаштыру елы дип игълан ителде һәм без аңлыйбыз, хәзер эшкуарлар белән багланышларны онлайн-яссылыкка күчерү бик мөһим. Бу бизнес һәм дәүләт коммуникацияләренең нәтиҗәлелеген гадиләштерергә һәм арттырырга ярдәм итәчәк, һәр аерым эшкуар мөрәҗәгатенә чын мәгънәсендә кирәкле чаралар тәкъдим итәргә, шулай ук кире элемтә алырга, ул хезмәт күрсәтүләрнең сыйфатын яхшыртуга һәм дәүләт тарафыннан ярдәм итүгә булышачак», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов.

"Цифрлы платформаны тест рәвешендә эксплуатацияләү - ул зур юлның башы гына. Безнең глобаль максат - эшкуарларның хезмәтен гадиләштерү, шул исәптән дәүләт белән хезмәттәшлек итү өлешендә дә. Бизнес белән бергә без аларга кирәкле сервисларны билгеләргә һәм аларны цифрлаштырырга тиеш. Эшмәкәргә башка йөзләгән төрле сайтларда һәм порталларда мәгълүмат эзләргә кирәкми - аны кызыксындырган хезмәтләрнең күбесе бер урында, шул исәптән төбәкләрнеке дә. Татарстан Республикасының цифрлаштыруга зур игътибар бирүе, бизнеска ярдәм итүнең үз региональ финанс һәм финанс булмаган чараларын актив алып баруы һәм үстерүе бик мөһим”, - дип ассызыклады Александр Исаевич, КУЭ корпорациясе генераль директоры.
КУЭ Корпорациясе матбугат хезмәте билгеләп үткәнчә, ел дәвамында бизнес һәм коммерция платформалары соравы буенча өстәмә сервислар интеграцияләнәчәк. Сайлап алуның төп критерие - сервиска эшкуарлар кирәк булырга тиеш.

Исегезгә төшерәбез, кече һәм урта бизнес өчен цифрлы платформа Икътисади үсеш министрлыгы белән берлектә КУЭ Корпорациясе тарафыннан эшләнгән. Аны төзү беренче вице-премьер Андрей Белоусов җитәкли торган эшмәкәрлеккә ярдәм итү илкүләм проекты белән каралган.

Чыганак:https://mert.tatarstan.ru/index.htm/news/2055656.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев