Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кечкенәдән бер-берсенә терәк

Мәрҗән авылында әнә шундый серле, тату гаилә гомер кичерә.

« Июнь аенда бер гаилә булып яши башлавыбызга 42 ел була», – дип каршы алдылар Мәрҗән авылында яшәүче Гариповлар.

1980 елда, 22 яшьләрен тутыргач кавышалар алар. Әмма бер йөрәк булып, бер сукмактан йөри башлаулары 1971 елдан бирле үк. Шуңадыр, күрәсең, үзләре дә: “Безнең бергә гомер итүебезгә 51 елдан артык инде”, – дип көлешәләр. Шунда ук: “Балалык мәхәббәте дә булгандыр, күрәсең”, – диләр. Икесе дә бишәр балалы гаиләләрдә тәрбияләнәләр. Бер авылда торып, бер мәктәптә укыйлар. Яшьтәшләр кечкенәдән үк бер-берсен карап, бер-берсенә терәк, ярдәмче булып үсәләр. Хәзер менә 64 яшь тулып килә аларга.

– 6-7 июнь көннәрендә туебыз булды. Ике бала үстердек: улыбыз Ленар “Шахтер” күмәк хуҗалыгында – механизатор, киленебез Гүзәл – Казаннан, Комыргуҗа урта мәктәбендә директор урынбасары булып эшли. Кызыбыз Алия дә гаиләле, хәзер Казанда яши, – дип таныштырдылар.

Өч оныклары да үсеп килә аларның. Өлкән оныклары сәнгать мәктәбендә укый – “Ал чәчәк” составында шактый уңышларга ирешкән...

Хәер, үзләренә әйләнеп кайтыйк. Яшь чакта чираттагы бәйрәмгә әзерлек уңаеннан клубка җыелып, концерт куярга әзерләнгәннәр. Якыннан аралашулары әнә шул кичтә туган да инде.

Тулырак газетадан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев